Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: Барлык аналарга иң изге гамәлләре – үзләренең балаларын тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм

29 ноябрь – Әниләр көне.

(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Барлык аналарга иң изге гамәлләре – үзләренең балаларын тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сез әниләргә хас изге бурычыгызны үтәүдән тыш, шулай ук икътисад һәм социаль өлкәләрдәге барлык ­тармак­ларда фидакарь хезмәт куясыз, Тәтеш районы үсешенә  бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сез әни булу вазифасын районыбызның хезмәт һәм иҗтимагый тормышында актив катнашу белән бергә уңышлы алып барасыз. Сезнең гаилә җылысында, балаларыгызның кайгыртуын тоеп, сәламәтлектә, җитешлектә, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районыбызда яшәүче хатын-кызларга әйтелгән үзенең бәйрәм мөрәҗәгатендә.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X