Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим

Яңа ел алдыннан журналистлар район башлыгы белән очраштылар. Рәмис Сафиуллов узып баручы ел турында үз фикерләре һәм 2015 елга планнары белән уртак­лашты.

- Рәмис Хатыйпович, Сезнеңчә 2014 ел районыбыз өчен нинди булды?

- Әйбәт һәм уңышлы дип саныйм. Күп кенә тармак­ларда матур нәтиҗәләргә ирешелде. Район 24 республика һәм федераль программаларда катнашты, нәтиҗәдә яңа юллар барлыкка килде, балалар бакчалары, ФАП­лар ачылды, мәктәп­ләр, күп катлы йортлар капиталь ремонтланды. Бу мактаулы һәм башкарган хезмәтләре өчен коллективлар хөрмәткә лаеклар.
Агросәнәгать комплексында да уңышлар бар. Ел авыр булуга карамастан, авыл халкы әйбәт эшләде. Балалар да укуда шактый казанышларга ирештеләр, спортчылар үзләренең җиңүләре белән шатландырдылар.

- Яңа елда тәтешлеләрне нәрсә көтә?

- 2015 елга зур планнар һәм омтылышлар белән керәбез. Әйбәт уңыш алырга, төзелеш тармакларында, социаль сферада матур күрсәткечләргә ирешергә ниятлибез. 27 программада катнашырга планлаштырабыз. Авыл товар җитештерүчеләре алдына конкрет бурычлар куелды. Югары уңыш алу өчен безнең мөмкинлекләребез зур. Терлекчелекне үстерү бу­енча, абзарларны ремонтлаудан башлап, күп эшлисебез бар.

Төзелеш һәм социаль сферадагы эш күләмнәре дә шактый зур. Бассейн якынча апрельдә тапшырылачак. 2015 ел программасы буенча Бакырчы һәм Бидәңге мәктәпләрен капиталь ремонтлау эшләре бара. Байрашта - ветеринария пункты, Чинчуринода - күп функцияле үзәк, Кече Шәмәктә - ФАП, Урюмда мәктәп-бакча салыначак. Зур Әтрәч һәм Тоншерма мәктәпләре каршында балалар бакчалары ачылачак.

Тәтештә поликлиникага, район мәдәният йортына, күп фатирлы җиде йортка капиталь ремонт үткәрәчәкбез. Авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча унике фатирлы 2 йорт төзү планлаштырыла, 407 фатир аерым җылытуга күчереләчәк.

Балык музее булдыру проектын тормышка ашыруга керешәчәкбез, туризм, мәдәният, спортны җәелдерүдә алга таба атларбыз дип уйлыйм. Киләсе елда тагын типовой 3 спорт мәйданчыгы төзиячәкбез.

Средствога карап, юлларны яңарту белән шөгыльләнәчәкбез. Тәтештә җиде урамда асфальт-бетон, шулай ук вак таш-комлы өслекле юллар, проект бәясе 15 һәм 20 миллион сумлык, салачакбыз. Җирле әһәмияттәге юллар төзү программасы буенча 8 миллион сум тотылачак.

"Чиста су" программасы нигезендә Олы Шәмәктә һәм Башчыда эшләр алып барылачак (моңа 9 миллион сумга якын бүлеп бирелде). Ундүрт торак пунктта урамнарны яктырту эше дәвам иттереләчәк.

Чукрак инвалид балалар өчен, ниһаять, Урюмда "Лас­точка" ял лагере ачылачак һәм бу халыкның мәшгульлек проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек би­рәчәк. Мин әйтеп үткән объектларны финанслау га­рантияләнгән.

Яңа елда шәһәрне төзекләндерүгә, ТКХ тармакларын киңәйтүгә зур игътибар биреләчәк. Авылларда юлларны карап тору, яктырту, су белән тәэмин итү эшләре дәвам иттереләчәк. Башкарылган хезмәтләрнең сыйфаты һәм халыкның мәшгульлеге беренче урында торачак. Производствоны саклау һәм торгызу юлыннан барачакбыз, беренче нәүбәттә, районыбыз халкын эш белән тәэмин итәргә тырышачакбыз.

Әгәр һәркем бердәм максатларга ирешү хакына - районыбызда кешеләр имин яшәсеннәр, тормыш матурлыгына сөенсеннәр һәм иртәгәге көнгә ышанычларын югалтмасыннар өчен - укыса, эшләсә һәм иҗат итсә безнең барсы да әйбәт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев