Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия почтасы. Исәнмесез!

Почтада Елена Свидетелева күптән түгел генә, әмма тәҗрибәле хезмәттәшләреннән бер дә ким эшләми.


Элемтә бүлеге начальнигы эшенең төп күрсәткечләренең берсе, ул әлеге вазифада соңгы ике елны Олы Шәмәктә эшли - планны үтәү: газета-журналларга яздыру, конвертлар, маркалар һәм беренче чиратта кирәк булган товарларны сату. Моның өчен коллектив белән идарә итәргә генә түгел, ә нәтиҗәгә ирешергә, әдәпле, сабыр, аралашучан булырга, авылдашларыңның хөрмәтен казанырга кирәк.
Еленада боларның икесе дә чагыла. Аңа элеккеге хезмәт эшчәнлегендә - авыл хуҗалыгы предприя­тиесе бухгалтериясендә һәм җирлек башкарма комитеты Советында алган тәҗрибәсе ярдәм итә.

Почтамт җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул эшен җиренә җиткереп башкара, һәр ярты еллыкка язылу планын үти, почта җибәрү эшендә өзеклекләр һәм пенсияне таратуда тоткарлыклар булганы юк. Без моны район газетасына язылу буенча да раслый алабыз. Авыллардагы бөтен элемтә бүлекләрендә - Олы һәм Кече Шәмәктә, Кече Бисәрдә хат ташучылар (алар бүлектә дүртәү) үзләренең язылучыларын югалтмадылар, киресенчә район газетасына язылучылар санын арттырып, яңаларын таптылар.
Әлеге авылларда яратып укылган газеталар - "Авангард" - 262 данә, "Сувар" - 70, "1000 киңәш" журналы.

Элемтә бүлегендә һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алалар, әлеге атмосфераны аның хуҗасы тудыра. Өстәвенә, ул өйдә дә уңган хуҗабикә. Бакчада эшләргә, бик шатланып кунаклар кабул итәргә, үзе пешергән тәм-томнар белән сыйларга ярата. Ә аның тормыш мәгънәсе һәм горурлыгы - улы белән кызы. Аның күзләренә карагач, моның шулай булуы әллә кайдан күренеп тора, чөнки балалар турында сүз чыкканда алар нурлар чәчеп, янып торалар. Хат ташучылар өчен авыл элемтә бүлегендә уңай шартлар да тудырсалар, бу Россия почтасына булган хөрмәтне тагын да арттырачак, чөнки алар телефон шалтыраган саен аның исеменнән: Россия почтасы. Исәнмесез! дип җавап бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев