Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рухи сафлык һәм тән сәламәтлеге өчен

Тәтешлеләр, элекке гадәт буенча, Крещениедә бозлы сулы бәкегә чумып алудан баш тартмадылар.

Шәһәр буасында, Александр Невский кәшәнәсе каршында халык җыелган. Илаһи серлелекне - бәкедәге суны изгеләндерүне, яки иорданины карарга дип йөзләгән кеше килгән. Коену өчен дога укып һәм тәрене өч тапкыр суга тыгып алганнан соң, протоирей Валентин салкын сулы бәкедә коену гадәтенең Крещение бәйрәменә турыдан-туры мөнәсәбәте һәм православие чиркәве кануны булмавын әйтте. Менә шуңа да бозлы суга ташлану мәҗбүри түгел, аның суы белән юыну да җитә диде.

Беренче булып Крещение суына район башкарма комитеты җи­тәкчесе Валерий Чершинцев чумды. Шуның белән ул күпләргә үрнәк күрсәтте. Икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... Хәтта кечкенә генә чират та хасил булды. Тәтеш аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Александр Шлячков бернинди куркусыз һәм, күрәсең, зур рәхәтлек белән, бәкедә барсыннан да озаг­рак булды. "Гомерем буе аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнәм. Хәтерлим, элегрәк "моржлар" Иделгә төшеп коеналар иде, ә менә мондый коену Тәтештә - тәүге тапкыр". Бер ханым: "Кешеләр! Нинди әйбәт!" - дип, баскыч буйлап бәкедән күтәрелде дә, җылы киемнәрен киеп һәм кайнар чәй эчеп җылыну өчен, палаткага йөгерде. Әмма шуннан соң тамаша кылучылар гаҗәпләнүләреннән хәтта авызларын ачып калдылар: җылы итеп киенгән, әмма ялан­аяклы бер ана бәке янына башта сигез яшьлек бер кызын, ә аннан соң икенчесен китерде. Болар 2нче сыйныфта укучы игезәкләр Марина һәм Ирина Кильгановалар булып чыктылар, кызлар бәкегә чумарга үзләре теләгәннәр һәм бу бик тә ошаган. "Аяк бармаклары гына тоймас хәлгә килде", - диделәр алар, дер-дер калтырап.

Шуннан соң, ярты сәгать элек үзләре өчен бу "батырлыкны" күз алдына китерә алмаучылар да бәкегә таба атладылар. "Бер атналык энергия алдым. Яңадан тугандай булдым", - диде шок хәлендәге бер егет. Ә менә Нармонка мәктәбе директоры Николай Торгайкин, бер дә икеләнеп тормастан, ба­шы белән суга чумды: ул сигез ел рәттән бу көнне шушы йоланы башкара икән. "Шушы бәйрәм көнендә туганмын, шуңа да язмыш мине чумарга этәрә. Көч-куәтем дә, сәламәтлегем дә шуңа бәйле, чөнки бүген су гади түгел, ә шифалы".

Бу көнне эштән кайтканда, теләк­ләре булганнар, нинди динне тотуларына карамастан, бозлы суга кереп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крещение