Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чиста һәм уңайлы шәһәр өчен

Ел дәвамында газетабызда басылып чыккан шәһәр проблемалары кысаларында без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Урманов белән сөйләштек, ул безнең сорауларыбызга җавап бирде.

- Наил Рөстәмович, күп кенә тәтешлеләр һәм иҗтимагый оешмалар Дан Монументы тирәсенең автомашиналар тукталышы әйләнүенә гадел дәгъва белдерәләр. Тәртип урнаштыру өчен ниләр эшләнә?

- Хәзерге вакытта тукталышны тыючы билгеләр урнаштырылды. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аларның үтәлешенә контрольлек итәләр, кагыйдә бозучыларны җавапка тарталар. Күрүегезчә, анда ЮХИДИ постлары еш була.

- Җәяүлеләр чыгып йөри торган юлларга тамгалар салуны да озак көтәргә туры килде. Әмма алар әлегә кадәр тиешле билгеләр белән тәэмин ителмәгән.

- Билгеләр сатып алынды, тиздән урнаштырылачак.

- Шәһәрдә балалар өчен әйбәт мәйданчык­ларның булмавы да укучыларыбызны борчый, бу хакта Сез нәрсә әйтерсез?

- Быел булган акча белән Ленин бакчасындагы балалар мәйданчыгын төзек­ләндердек. Аларны күп катлы йортлар ишегалларында булдыру мөмкинлекләрен эзләячәкбез.

- Ленин бакчасында шәхси аптека төзелеше аркасында матур капка юкка чыкты, ул янә булыр микән?

- "Казан аптекалары" инвес­торы шәһәр үзәгендә, территорияне төзекләндерү шарты белән, җир кишәрлеге алды. Аның акчасына Ленин бакчасында трибунаны үзгәртеп кору эше башланды. Хәзер тирә-якны төзекләндерү тәкъдиме эшләнеп ята. Без аны тикшерәчәкбез һәм үз теләк­ләребезне әйтәчәкбез.

- Аптека төзелеше кайчан тәмамланачак?

- Инвестор аны 1 декабрьгә сафка бастырырга вәгъдә итә.

- Шәһәр коеларын ремонтлау белән эшләр ничек тора?

- Толстой урамындагы кое (ул хакта газета язып чыкты), Чернышевскийдагысы да ремонтланды, Пролетар урамындагы коеның өске өлешен төзәтәчәкбез. Бу эш киләсе елда да дәвам иттереләчәк.

- Күп кенә тәтешлеләр урамнарның начар яктыртылуына зарланалар.

- Бу проблема белән конкурс­та җиңгән "Энергия" ҖЧҖ шөгыльләнә. Заявкалар буенча эшлибез, Тәтешкә 200 ел урамында, Питомник территория­сендә лампалар куелды. Искеләре урынына 70тән артык яңа яктырткыч урнаштырылды. Урамнарны яктыртуны яхшырту эше дәвам иттереләчәк.

- Шәһәребезнең чистарачагына өметләнергә мөмкинме? Укучыларыбыз күпчелек тулып ташыган контейнерлар уңаеннан шалтыраталар һәм язалар.

- Тәртип урнаштырыла. "Тетюши-Жилсервис" ҖЧҖ эшен шактый активлаштырды, тә­тешле­ләр дә үзгәрешләрне сизәләрдер дип уйлыйм. Шәһәр бюджеты хисабына 6 контейнер мәйданчыгы төзү планлаштырылды. 16нчы кибет артындагысы яңартылды, бу эшләр Гагарин һәм К. Либкнехт урамнары чатында, Яруллин, Ленин һәм башка урамнарда да дәвам иттереләчәк.

- Көньяк микрорайондагы хоккей тартмасы яныннан контейнерлар алынырмы?

- Бу мәсьәлә күп тапкырлар тикшерелде. Санитар нормалар нигезендә контейнерлар торак йортлардан 100 метрдан да якынрак урнаштырылмас­ка, шул ук вакытты хоккей тартмасы янында да булмаска тиеш. Хәзергә чүп-чарны даими чыгару белән генә чикләндек, әмма башка вариантларны да эзлибез.

- Бүген тәтешлеләргә нәрсә белән мөрәҗәгать итәр идегез?

- Мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт. Шәһәр хакимиятенә аны тәртиптә тоту, шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без бу бурычларны хәл итәргә тырышабыз, әмма игелекле эшләр һәрвакытта да финанслар белән ныгытылмый шул.

Тәтешлеләргә мөрәҗәгать итеп, аларның читтән күзәтүчеләр генә булып калмауларын, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүләрен, аны яшелләндерүдә һәм тәртип урнаштыруда актив катнашуларын сорыйсым килә. Без микро­климатны яхшырту буенча барлык тәкъдимнәрне тикшерергә, күрсәтмәләрне кабул итәргә әзер, ләкин бергәләшеп эшләгәндә генә без Тәтешне чиста, матур һәм уңайлы итә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев