Өстәлләребез ярлыланмас
Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узды, гадәти тормыш үз эзенә кайта башлады. Бары бер нәрсә генә үзгәрешсез калды - халык һаман шул бер кызыксыну белән азык-төлек бәяләрен тикшерә. Журналистларыбыз бәяләрнең күпмегә артуын һәм моңа карата сатып алучыларның фикерләрен белү өчен шәһәрнең сәүдә нокталарына рейдка чыктылар.
Пенсионер Елизавета Зубова билгеле бер төр икмәккә өстенлек бирүен, әмма ни өчендер аның янәшәдәге кибеттә, ерактагысына караганда 3 сумга кыйммәтрәк булуын әйтте. "Шунда барырга туры килә инде, чөнки минем һәр тиенем исәптә", - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
"Акчага кытлык юк, шуңа да өстәлемдә ни теләсәм, шул бар", - ди хезмәт ветераны Нина Шашкова. Әмма шул ук вакытта кайбер очракларда бәяләрнең артуы бернәрсәгә дә нигезләнмәгән булуын искәртә һәм шәһәрдә иҗтимагый совет каршында "Халык контроле" оештырырга тәкъдим итә.
Кибеткә килеп кергән ирле-хатынлы Палачевлар, аның янәшәдә булуын бик кулай саныйлар, бирегә еш йөриләр һәм бәяләрнең артуына да игътибар итмиләр икән. Сәүдә ноктасы хуҗасы белән сөйләшеп киттек. Ул бәяләрне күмәртәле базарлар тәкъдим итүен әйтеп, түбәндәге саннарны китерде: дөге, борчак яңа елдан - 10, чәй - 20, шикәр комы 15 процентка кыйммәтләнгән. Шуны да әйтергә кирәк, соңгысының бәясе тәтешлеләрне аеруча нык гаҗәпләндергән: "Ни өчен 60 сум, әле бит җәй түгел?" - дип сорыйлар алар.
Күп кенә шәһәрлеләр төрле товарлар белән сәүдә итүче зур кибетләрдә йөрергә яраталар. "Биредә бөтен кирәкле нәрсәләрне сатып алырга мөмкин, өстәвенә төрле акцияләр, ташламалы товарлар да җәлеп итә", - дип аңлаталар алар моны.
"Сезнеңчә нинди ашамлыкларга бәяләр артмасын иде?" - дигән сорауга унбер сораштырылучының дүртесе ярмаларга өстенлек бирде, икенче урында - икмәк-булка, сөт (3 кеше), икесе өчен ит ризыклары мөһим икән һәм тагын ике кеше теләсә нинди ашамлыкларга артуның аларны борчуын әйтте, чөнки хезмәт хаклары күтәрелмәде бит.
2014 ел йомгаклары буенча Татарстанда социаль әһәмияттәге ашамлыкларның унбиш төре - 15,5 процентка күтәрелде.
Социаль әһәмияттәге азык-төлек товарлары бәяләренең артуы Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре контрольлегендә. 2014 елда кабул ителгән РФ Президенты Указын гамәлгә ашыру һәм ТР Премьер-министры йөкләмәләрен үтәү максатларында, безнең районда бәяләргә оператив анализ үткәрү өчен ун сәүдә объекты билгеләнгән, боларга федераль, җирле (райпо) сәүдә челтәрләре, шәхси эшкуарлар кибетләре һәм базарлар керә.
2014 елда райбашкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль бүлеге белгечләренең көн саен үткәргән анализлары икмәк-булкага, шикәр комына, йомыркага һәм карабодайга бәяләрнең шактый күтәрелүен ачыкладылар. Тикшерелгән кибетләрдә социаль әһәмияттәге ашамлыкларга бәяләрнең нигезсез артуы күзәтелмәгән.
Татарстанның монополиягә каршы хезмәтенең карабодай ярмасына бәяне нигезсез арттыруны тикшерү фактлары, аның кайбер намуссыз сатучыларга сабак булуы тәтешлеләрне сөендерде. Әмма шул ук вакытта сатып алучылар кибет киштәләрендәге "дефицит" продуктларны себереп алып бетерүләре белән үзләре үк ясалма ыгы-зыгы тудыруларын да таныйлар.
"Телевизордан узган ел илдә 105 миллион тонна ашлык җыеп алынуы бәрәңге, шикәр комы, көнбагыш маеның җитәрлек булуы турында сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы министры да дөге, карабодай бар дип раслады. Кибет киштәләреннән алар юкка чыкмаслар, кирәкле ашамлыклар булыр дип ышанам. Өстәвенә үзебездә җитештерелгәннәргә зур игътибар бирелә башлады һәм дәүләт тарафыннан да һәрьяклы ярдәм күрсәтелә", - дип фикерләре белән уртаклашты, өметен җуймаган хезмәт ветераны Алсу Минһаҗева.
Халык шулай ук пенсия һәм социаль түләүләрне арттыруны вәгъдә иткән Хөкүмәткә ышана, алар кыйммәтләнгән ашамлыклар бәясен өлешчә капларга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев