Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су басуларны һәм җимерелүләрне булдырмаска

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясендә ташу һәм дуңгызларның африка чумасын профилактикалау мәсьәләләрен тикшерделәр.

Комиссия рәисе - райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев ташуга каршы әзерлек чаралары планын бәян итте. Шушы атнада буаларны, башка сулыкларны әйләнеп чыгачаклар. Су баса торган бөтен объектларны карап чыгу, шул исәптән тиешсез чүплекләрне җыештырып алу, органик һәм минераль ашламалар саклана торган урыннарның иминлеген тәэмин итү. Үләт базларын да тикшерергә кирәк.
Мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәрергә киңәш ителде, ә биналардагы су агу торбаларын, алар ватылмасын өчен, чистартырга.
Районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев комиссия әгъзаларын һәм чакырылучыларны дуңгызларның африка чумасын булдырмау һәм профилактикалау чаралары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев