Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанлыларны нәтиҗәле социаль яклау белән тәэмин итү – республикада хакимият эшенең өстенлеге

Кече Әтрәчтә яшәүче күп балалы Сафиуллиннар гаиләсенең яңа йорты ерактан үк күренә. Ул авылда иң зуры - кызыл кирпечтән ике катлы. Кояш нурларында тәрәзә пыялалары балкый, куе кызыл өй түбәсе ялтыр-йолтыр килеп тора.

Бик тиздән хуҗалар өй туен бәйрәм итәрләр. Кечкенә генә авыл өендә яшәгән бу гаилә турында май аенда без яздык, ул чакта аларның кулларында бары тик күп балалы гаиләләргә ярдәм программасы буенча торак төзүгә акча алу сертификаты гына бар иде. Асия белән Равил үзләренең хыяллары чынга ашуына әле бүген дә ышанып бетмиләрдер.
"Районда ел саен күп балалы бер гаиләгә шундый бәхет елмая, ә чиратта алар 6, - диде райбашкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Анна Җамалетдинова. - Районда респуб­лика торак программасының башка төрләре дә эшли. Икенче торак базарыннан фатир сатып алырга теләгән сугышта катнашучының 3 толы быел торак алу сертификатын файдаланды. "Инвалид­ларны торак белән тәэмин итү" программасы буенча бер инвалид үзенең торак шартларын яхшыртты".
Социаль яклауга Татарстанда һәр­вакыт өстенлекле игътибар бүлеп бирелде. Ярдәмгә мохтаҗ категориягә кергән гражданнарга - пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә - булышу йөзеннән булдырылган нәтиҗәле чаралар күрү системасы икътисади кризис чорында аеруча да мөһим һәм кирәк булып чыкты. Барлык кыенлык­ларга карамастан, 30дан күбрәк социаль, Президент программасының берсе дә кыскартылмады.
"Дәүләт балалы гаиләләргә төрле яклап ярдәм итә. Моны районда яшәүче барлык 223 күп балалы гаилә, анда 718 бала тәрбияләнә, авыр тормыш хәлендә булган 64 һәм инвалид балалы 99 гаилә үзендә яхшы тоя" - диде социаль эшләр буенча белгеч Венера Янышева, статис­тик мәгълүматлар китереп.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси патронаты астында 2007 елдан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проекты эшли.
Безнең районда мәктәп кирәк-ярак­лары белән сумкалар аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручыларга гына түгел, шулай ук башкаларга да бүләк ителә.
Хәйриячеләр, предприятиеләр һәм оешмалар коллективының уртак көче белән 2015 елда 198 беренче сыйныф баласы шундый күчтәнәч алды. Быелгы беренчеләр өчен хәзергесе вакытта бәйрәм чаралары үтә, ә алар - 204. Редакциябездә эшләүче дүрт хезмәткәрнең дә баласы мәктәп укучысы булачак.
"Сабыйның бәхетле күзләрен күрү өчен соңгысы белән бүлешергә мөмкин, - дип саный райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов. - Мәрхәмәтлелек, ярдәм, олыларга ихтирам күрсәтү дәресләре, математика һәм тарих кебек үк, бик мөһим. Аның ничек үсүе укытучы, әти-әни һәм безнең һәркайсыбызның тәрбиясенә бәйле".
Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы өчен өлкән буынга тиешле хөрмәт һәм рәхмәт буларак безнең тарафтан сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы төрендә социаль ярдәм, "Безнең кадерле ветеран" социаль проекты кабул ителә.
Шәһәрдә һәм район авылларында яшәүче сугышта катнашучыларның һәркайсы өчен предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләреннән торган шефлар беркетелгән, мәктәп укучылары һәм волонтерлар да хәлдән килгән кадәр ярдәм итәләр. Үзәк район хас­таханәсендә ветераннар өчен югары уңайлылыктагы өч палата җиһазландырылган.
Картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләргә дә көндәлек кайгырту күрсәтелә. Күп кенә проблемалар район башлыгы катнашында хәл ителә.
2017 елда республика бюджеты акчасына аның беренче катына һәм икенчесенә өлешчә капиталь ремонт ясау, капкаларны яңартып төзү һәм башка эшләр, планлаштырылган.
Барлык үсеш юнәлеш­ләре буенча Татарстанны өстен чыгучы респуб­лика буларак, торган саен ешрак үрнәк итеп куялар.
Тормыш сыйфатын күрсәтә торган әһәмиятле рейтингларның берсе шул хакта сөйли. Татарстанлыларны социаль яклау - хакимият эшенең төп өстенлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев