Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“ТАТМЕДИА” җилкәне астында

Бүген - массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Безнең "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары" районда һәр өченче гаиләгә көтеп алынган кунак һәм дус буларак сөенечле хәбәрләре белән килә. Күпчелек укучыларыбыз әйтүенчә, район газетасын аларның әби-бабалары, әти-әниләре алдыр­ганнар, һәм алар да, телевидение, смартфон һәм планшетлар булуга карамастан, аның файдалы хәбәрләреннән башка яши алмыйлар.
"Кичләрен, кәнәфигә утырып, газетаны ачып җибәреп без аннан гына район хәбәрләрен таба­быз, туган көннәр, танышларыбызның шөгыльләре, тормышлары хакында беләбез, - диләр тәтеш­леләр. - Газетаны бер ни дә алыштыра алмый".
"Өйдә район газетасының 1926 елгы чыгарылышын таптым, - дип фикерләре белән уртаклашты тәтеш­ле Наталья Башина, - димәк, безнең гаилә шул заманнардан бирле район яңалыкларын укыган. Әлеге традиция инде 90 елдан артык дәвам итә".
Район матбугаты тари­хында якты эз калдыр­ган хезмәттәшләребезнең исемнәрен әйтеп үтү дә бик урынлы булыр. Алар - Тихон Курков, Виктор Николаев, Рәхим Габдрахманов, Борис Потоцкий, Мансур Нигъмәтҗанов, Фарук Нәфиев, Эльвира Сафонова, Нурания Гарипова, Фирдәвес Мөхәммәдиев, Ольга Неп­левская, Тать­яна Кожухина, Рәшит Гафуров һәм башкалар.
Бүгенге көндә безнең коллективта 15 кеше эшли. Биш иҗади хезмәткәр мәгъ­лүматлар туп­лый, җаваплы секретарь, верст­калаучы оператор­лар, корректорлар белән берлектә газетабызның заманча, грамоталы, ә һәр хәбәрнең аңлаеш­лы һәм кызыклы булуы хакында кайгырталар. Коллективта зыялы белгеч, 42 елдан бирле "Тәтеш таңнары" газетасында тәрҗемәче булып эшләүче Гөлфия Вәлиева хакында да горурланып әйтә алам.
Редакциябезнең кайбер хезмәткәрләре республика бүләкләренә лаек булдылар: Галина Таҗетдинова, Алсу Җиһаншина, Татьяна Тиханина, Әминә Абдуллина, Гөлфия Вәлиева. Мондый танылуга, әлбәттә, яшь хезмәткәрләребез дә ирешерләр.
Коллективның төп уңышы - укучыларыбызның хөрмәте һәм ышанычы. Беренче нәүбәттә, сезнең ярдәмегез һәм район газетасын яратуыгыз, почтада эшләүчеләрнең һәм редакция хезмәткәрләренең тырышлыгы белән без агымдагы елның беренче ярты еллыгына подпис­ка буенча җиткерелгән планны үтәдек.
Безнең бурыч - барлык абунәчеләрне саклау һәм газетаның www.tetyushy.ru сайтын киңәйтү, анда шулай ук районда һәм рес­публикада булган вакыйгалар турында өстәмә мәгълүматлар күп. Әгәр без газетага чаралар хакында бер, күп дигәндә ике фоторәсем урнаш­тыра алсак, ә сайтта - тулы бер фоторепортажлар, анда котлаулар, әдәби сәхифәләр, мәгълүматлар кырын киңәйтергә мөмкинлек бирүче конкурс һәм башка материаллар да бар.
Безнең редакция - ­"ТАТМЕДИА" АҖ - 85 фи­лиалны берләштергән республиканың уникаль компаниясенең зур коллективының бер өлеше, һәм, журналистлар гимнында җырланганча, "булган хәбәрләребезне массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә кешеләргә җиткерә беләбез". Безнең коллектив "Һәр көнне игелек­ле эшләр башкарабыз" девизы белән эшли һәм сезгә дөреслекне җиткерү белән хезмәт итә.
Һәм бүген дә, һөнәри бәйрәмебез көнендә дә без сезнең өчен, кадерле укучыларыбыз, газе­табыз­ның чираттагы, җомга санын әзерлибез, анда яңа елның беренче көннәрендә районның ничек яшәве хакында сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев