Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Теләкләрегез тормышка ашсын

Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Валерий Чершинцев безнең газетага интервью бирде.

- Валерий Сергеевич, бер ел инде Сез районны җитәклисез. Тәтешлеләр турында Сез нәрсә уйлыйсыз, узып баручы ел белән канәгатьме һәм уйланылганны эшли алдыгызмы?

- Тәтешлеләр мине җылы кабул иттеләр. Тәтеш - зур мөмкинлекләр шәһәре дип уйлыйм. Аянычка каршы, соңгы елларда районда тотрыклылык күзәтелде. Тәтешлеләр Актаныш, Мамадыш кебек район үзәкләреннән артта калдылар.
Авария хәлендәге тораклар программасы эшләнелмәде. Бездә 51 йорт, әмма төзергә мөмкинлекләребез юк, чөнки программа инде булдырылган. Шуышу зонасыннан кешеләрне күчерү, юлларны ремонтлау, тротуарлар төзү кебек мәсьәләләр буенча артта калдык. Җитәкчеләр көчле булуга да карамас­тан, бердәм эшләмәделәр.

Узып баручы ел белән мин канәгать. Районга карата республика җитәкчеләре мөнәсәбәтен үзгәртә алдык. Та­­тарс­тан Республикасы Президенты килгәннән соң, ул әйткән эшләр буенча беркетмә төзелде - ул районның киләчәктә үсеш гаранты. Күп нәрсә үзебезнең ничек эшләвебездән торачак.

Шәһәр һәм район инвес­торлары белән эшләүдә уңай нәтиҗәләр бар. Кирпеч заводын төзү буенча чаралар күрелде. Киләсе елга җиһазлар алыначак һәм завод эшкә тотыначак. Бу төп проект.

Кредитлар бирү белән актив шөгыльләнүче "Автоградбанк" филиалын ачуга ирештек. Сәү­дә челтәрен киңәйтәбез - "Пятерочка" кибете ачылды, "Эссен" кибете өчен җир кишәрлеге сайлыйбыз.

Туристлык бизнесы активлашты. Турфирмалар белән берничә килешү төзелде. Финанс ярдәме турында карарлар кабул ителде: пристаньдагы юл төзелеше өчен 20 миллион, 10 миллион - Долгая Полянага бара торган юлны төзүгә, 2013 елда Молоствовлар утарын ремонтлау проекты, 2014 елда - ул яңадан торгызылачак. 2013 елда балык музее төзеләчәк, танылган кырпы балыгы һәйкәлен төзүгә грант оттык (500 мең сум).
Пролей-Каша тирәсендә туристлык комплексы төзелеше турында ин­вес­тор белән килешендек. Бу районда, Татарстанда һәм Ульян өлкәсендә яшәүчеләр өчен яраткан ял итү урынына әйләнер дип ышанам. Инвесторга элеккеге "Садовод" совхозы тирәсендә җиләк-җимеш продукциясе үстерү буенча 70 гектар җир бүлеп бирелде.

Берничә елга беренче тапкыр яңа предприятие - балык эшкәртү заводы ача алдык. Киләсе елга да планнар зур. Аның үтәлеше һәр җитәкчедән һәм бурычларны билгеләнгән вакытта үтәүдән тора. Бүгенге көндә Тәтеш районы җитешлеге өчен эшләүче фикердәшләр командасы булдыра алдык.

- Сез Яңа елны ничек каршыларга җыенасыз? Бәйрәм табынында нәрсә булачак?

- 31 декабрьдә 22 сәгатьтә бәйрәм чыршысы янында тәтешлеләрне тәбрик итәчәкмен. Яңа елны гаиләм белән каршы алачакмын, табында - традицион каз һәм Идел балыгы булачак.

- Район халкына нәрсә телисез?

- Тынычлык һәм бердәмлек, һәр гаиләгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм! Район һәм шәһәрнең үсешендә мөмкинлекләр бар. Без барыбыз бергә булганда, республикада иң яхшылар булуыбызны дәлилли алабыз. Иң мөһиме - ачык күңелле әйбәт кешеләр һәм менә дигән территория бар.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар һәм бәхетле Яңа ел телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев