Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш балыгы дигән данны сакларга

Эшкуар Валерий Евдокимов балык эшкәртү заводы һәм балык кибете ачты.

Район башлыгы Валерий Чершинцев бу предприятиене Тәтеш районының яңа икътисад зонасында беренче карлыгач дип атады. Район башлыгы һәм яшь эшкуарның үз алларына куйган бурычларның берсе - Тәтеш балыгы дигән элекке данны кире кайтару. Инде бүген үк безнең балык Мәскәү, Санкт-Петербургның югары дәрәҗәле даирәләре өстәленә җибәрелә. Тарихтан белүебезчә, Тәтеш чөгә балыгын, хәтта Рәсәй патшасы да ашаган. Кечкенә завод элекке сельхозтехниканың терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехы урынына барлыкка килде. "Монда да, - диде Валерий Евдокимов, - Валерий Сергеевичның өлеше зур, ул минем урынны арендалавымны түгел, ә үз мәйданымны булдыруны теләде, дөрес киңәш бирде, максат куйды һәм ярдәм итте".

Завод ачылу тантанасына эшкуарга предприятиене оештыруда, кадр­лар туп­лауда булышлык күрсәтүчеләр, шәһәр тормышына битараф булмаган тәтешлеләр җыелдылар.

Төзелеш бригадасы мастеры Сергей Мельников район башлыгы Рәхмәтенә лаек булды. Хәзергә 19 эш урыны булдырылган, әмма ел ахырына кадәр эшкуар производствоны 30 эш урынына кадәр ки­ңәйтергә планлаштыра. Биредә Идел һәм диңгез балыгын да тозлаячаклар, ыслаячаклар, җилләтәчәкләр. Өстәлгә куелган продукция­ләрнең беренче үрнәкләре кунакларда аларны татып карау теләге уятты.
Заводның катыру камералары 500 килограммнан бер тоннага кадәр балык сыйдыра ала. Барлык продукция безнең өстәлләргә килеп җиткәнче, ветконтроль узачак. Бай ассортимент арасында судак итенә дә сорау зур булыр дип уйлыйм. Бу төр продукция, завод хуҗасы әйткәнчә, аның заводында гына бар. Технология чылбырында соңгы этап - әзер продукцияне төргәкләү. Ул шул килеш складларга озатылачак һәм завод каршындагы үз кибетенә чыгарылачак.

Шулай итеп, элекке сельхозтехника капкасын ачып кергән тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары үзләренә кирәкле һәм җитәрлек күләмдә балык продукцияләрен сайлап алачаклар. Ә Валерий бөтен халык алдында Тәтеш балыгы дигән данны сак­ларга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined