Тәтештә Сабан туе
Быел район Сабан туенда халык беркайчан да булмаганча күп иде.
Һәм юкка түгел. Аны оештыручылар программаны бай, тулы эчтәлекле итү өчен тырышканнар, ә шәһәрлеләр һәм авыл халкы аның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Кунаклар да күп иде, шулардан - ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп кору буенча урынбасары Николай Якушкин, ТР Президенты аппаратының дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе Александр Белов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчеләре Тимур Әхмәтвәлиев һәм Аркадий Семенычев, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ТР дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов, республика хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Андаев, ТР "Сортсемовощ" ҖЧҖ генераль директоры (Казан шәһәрендә Тәтеш якташлыгы рәисе) Харис Камалиев һәм башкалар.
Әгәр театр кием элгеченнән башланса, безнең Сабан туе бизәкле капкадан башланды. Аның аша узучылар туп-туры кунакчыл өйләргә килеп керделәр. Алданрак килүчеләр, шәһәр һәм район халкы, предприятиеләр турында кыска, әмма эчтәлекле итеп сөйләүче стендларны да күрергә өлгерделәр.
Районда татарлар, руслар, чуашлар һәм мордваларның ничек яшәүләре хакында мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары, җирлек башлыклары кыскача гына күрсәтеп алдылар.
Татар йортында безнең кунаклар, аларны район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрде, кызыгып китеп хуҗалар белән биеп тә алдылар, рус өендә аларның күңелләрен шаян җырлар белән күтәрделәр, чуашларга кергәч, "Язмыш" кинофильмын искә төшергән таган белән кызыксындылар, ә мордваларда инде балык шулпасы өлгереп килә, ә хуҗалар кунакларны үзләренә җыр белән җәлеп иттеләр.
Болар яшьләр өчен әкияттәге рәсемнәр булып күренсә, өлкән буынга бала чагын искә төшерде: чабаталар, стенага элеп куелган ат дирбияләре, сиртмәле кое һәм яңа чабылган печән исе... Йортлар бер-береннән хуҗаларының милли киемнәре һәм телләре белән генә аерылды, әмма: "Рәхим итегез, без сезне ипи-тоз белән каршы алабыз", - дигән сүзләр барлык телләрдә бер төрле яңгырады.
Балалар өчен күңел ачу урыннары аеруча да күп иде. Таудан шуу, карусельдә әйләнү, көймәдә йөрү, татлы мамык һәм тиктормас нәниләрне тагын башка бик күп уеннар җәлеп итте. Әниләре акча янчыкларын ачарга гына өлгерсеннәр, бары тик балаларга өстәмә белем бирү үзәге мәйданында гына барсы да бушлай иде. Ә активлар призлар белән бүләкләнделәр.
Сабан туеның төп мәйданы да нык үзгәргән. Бу юлы трибунада мәртәбәле кунаклар гына түгел, ә кыр батырлары һәм бүләкләнергә лаеклылар урын алганнар. Утыргычлар куелганлыктан, мәйданның үзен дә тамашачылар чолгап алган, анда тантаналы бүләкләүләр, соңыннан көрәш һәм спортның башка төрләре узды.
Сабан туе тамашалы кереш бүлеге белән башланды - биредә чәчү дән, тырыш хезмәттән соң җырлап күңел ачулар да, көндәлек авыл мәшәкатьләре дә күрсәтелде. Чүлмәкчеләр, тимерчеләр, итекчеләр үз һөнәрләрен беләләр, әмма үзенең хезмәт җиңүләре белән сөйгәненең йөрәген яулый алган авыл егетенең саф мәхәббәте беркемне дә битараф калдырмады. Борынгы гадәт-йолалардан заманча традицияләргә күчәбез, шуларның иң мөһиме - тыйнак кыр эшчәннәрен хөрмәтләү. Сабан туе бит ул - сабан бәйрәме.
"Бүген без ветераннар, игенчеләр әйтүенчә, киләчәккә планнар билгелибез. Киләсе уңышка ныклы нигез салып, аграрчылар үз планнарын үтәделәр. Сезнең хезмәт мактауга лаек. Терлекчеләр дә бүгенге җитешлеккә үз өлешләрен керттеләр", - диде, котлау сүзендә Валерий Чершинцев, районда производствоның үсешенә ышаныч һәм ветераннарга рәхмәт белдереп.
Сабан туе флагы күтәрелде. Бу хокук быелгы язгы чәчү батыры Рәмис Котлымәтовка һәм былтыргы көрәш батыры (18 яшькә кадәрге) Тимур Меркиязовка бирелде.
Авыл хуҗалыгы производствосының күп кенә алдынгылары район бүләкләренә лаек булдылар. Республика алдындагы аерым хезмәтләре өчен механизаторлар Юрий Зубов ("Авангард") һәм Алексей Ещиганов ("Нива"), "Колос" ҖЧҖ баш инженеры Юрий Мешков ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Баш инженерлардан Геннадий Пугачев ("Аванград") һәм Борис Кузнецов ("Новый путь"), ремонт мастерское мөдире Анатолий Камаев ("Содружество"), "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ баш бухгалтеры Фәһимә Фәткуллина, "Агро-Союз" ҖЧҖ директоры Сергей Полянских, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча өлкән белгече Мария Горбуновалар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
"Башак" ҖЧҖ механизаторы Кадыйр Юнысов, "Родина" агрофирмасы" ҖЧҖ терлекчесе Александр Исаев, "С. М. Казаков" КФХ механизаторы Аркадий Бехтин, "Содружество" ҖЧҖ механизаторы Сергей Аввакумов, "Яңа юл" ҖЧҖ сыер савучысы Илсөя Әхмәдуллиналарның хезмәтләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтләре белән билгеләп үтелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курковка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" билгесе тапшырылды.
Чәчү йомгаклары буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәт көндәшлегендә "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ алдынгы дип танылды. Рәмис Котлымәтов ("Колос"), Николай Казаев ("Тетюшское" УПХ), Аркадий Бехтин ("С. М. Казаков" КФХ) "Язгы чәчү батыры" дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.
Сергей Филатов ("Содружество"), Әхмәт Саттаров ("Парадиз"), Наил Нигъмәтуллиннарның ("Новая заря") чәчү комплекслары иң яхшылар дип танылдылар.
Котлаулар, алкышлар, бүләкләр - бу дистәләгән механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, шоферлар, терлекчеләр, яраткан эшләренә 35-50 ел гомерләрен багышлаган хезмәт ветераннары һәм, әлбәттә, кырларда һәм фермаларда эшләрне оештыра белгән хуҗалык җитәкчеләре кичергән күңелле минутлар. Аларның бүләкләренә якташлары да ихластан сөенделәр, чөнки боларның һәркайсы артында киеренке, ә иң мөһиме, район хакына нәтиҗәле хезмәт ята. Районның һәм аның халкының җитешлеге шул уңышлардан туплана.
Сабан туеның концерт мәйданы да халык белән шыплап тулган. Районның иң сәләтле коллективлары, җырчылары тамашачыларны сөендерделәр. Өч сәгатьлек программада 70тән артык кеше чыгыш ясарга өлгерде. Артистлар бәйрәмчә кәеф бүләк итеп, һәркемнең күңелен күтәрделәр, янәшәдән узып баручылар да туктап тыңладылар, дәртле көйгә кушылып биеделәр.
Бәйрәмнең спорт өлеше дә киң колач белән узды.
Ипподромда ат чабышларын кызыксынып күзәттеләр. Быел ярышта 44 юртак катнашты. Бу алдагы елларга караганда рекорд (былтыр - 14). Шуңа да күпсанлы җанатарларның һәвәсләнеп кычкырулары, көч биреп сызгырулары аңлашыла. Дүрт номинациядә көч сынашучыларны халыкара категорияле судья Вадим Марков һәм бәйгеләрнең баш судьясы Рәмис Гарипов гадел бәя бирү өчен, катгый күзәтчелек итте. Җирле токымлы атлар арасында "Колос" ҖЧҖдан "Казбек" (җайдагы Владимир Яковлев) призер булды. Буалылар аргамагын узарга дип ярсып чапкан "Буян"ны тамашачылар аеруча яратып күзәттеләр һәм ул финишка өченче булып килде, бу чабышкы "Татарстан" ҖЧҖдан һәм аны Вадим Кормаков иярләгән иде. Чиста һәм ярым чиста токымлы аргамаклар арасында җайдагы Юрий Исаков булган "Красотка" ("Колос") - җиңүче. Буалылар икенче позицияне бирмәделәр. "Нива"дан "Атлантик-Сит" (җайдагы Раил Мөхәммәтҗанов) өченче призер булды. Елгыр юртаклар арасындагы узышта "Нива"дан "Сахалин" (җайдагы Альберт Хамбиков) җиңел һәм матур гына җиңүгә иреште. "Абдуллин" КФХдан Сергей Кузьмичев иярләгән "Комбинатор" аңардан аз гына калышты. Җайдагы Юрий Кузьмин булган "Зачет" ("Колос") финиш сызыгын өченче булып узды.
Күмәкләп ял итәргә яратучылар төрле ярышларда - кул көрәштерү, ядрә этәрү, мини-футбол, гер күтәрү, волейбол, шашка һәм шахматта үзләренең көчле, җитез һәм зирәк булуларын күрсәттеләр.
Спортчылар өчен яшь аермасы да, кайда яшәүләре дә чикләнмәде: Буа, Ульян, Казан, Чуашия кунаклары һәм якташларыбыз тигез шартларда ярыштылар, чөнки Сабан туе - ул уртак бәйрәм. Тамашачылар көч биреп торганлыктан, катнашучылар, җиңүнең кулдан ычкынганын тойган мизгелдә дә, соңгы көчләренә кадәр тырыштылар, беренче булу өчен барсын да эшләделәр һәм җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен дә алдылар.
80 килограммга кадәрге авырлыкта гер күтәрү буенча 1нче урынны алган Иван Угаров (Богдашкино), бәйгедә призга түгел, ә үз көчен сынап карау һәм аның өчен җан атып торган әтисен сөендерү өчен катнашкан.
Шулай да бәйрәмдә һәркемнең игътибарын җәлеп иткән спорт вакыйгасы ул, әлбәттә, милли көрәш булды. Әле төп призы нәрсә бит! "Керамресурс" ҖЧҖ тарафыннан бирелгән Лада Гранта автомобиле. Аның өчен бил алышырга теләүчеләр дә, көч биреп торучылар да күп булды. Кайвакыт, хис-тойгыларын йөгәнли алмыйча, алар хөкемдарларга да, көрәшчеләргә дә кисәтүләр ясадылар, көндәшен матур һәм дөрес итеп аркасына салучыларны алкышладылар.
Һәм менә җиңүчеләр ачыкланды. Ветераннар арасында тәтешле Назыйм Фәхретдинов беренче булды. Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Зөбәер Эсселаев (рәсемдә), ул үзенең уку йортындагы Сабан туенда икенче булган иде, ышанычлы җиңүгә ирешеп, район Сабан туенда беренчелекне алды һәм яңа скутерда китеп барды.
Финалда, узган елдагы кебек, иң көчле ике көрәшче - Олы Тарханнан Ленар Давкаев һәм тәтешле Владислав Степанов очрашты. Үлчәү авырлыгына бәйсез рәвештә баш батыр исеме өчен көрәш һәрвакыт үзенә тартып тора торган мавыктыргыч була. Һәм менә ул - җиңү! Ленар Сабан туеның абсолют батыры булды. Җиңү өчен көрәш җиңел бирелмәде. Дуслары, туганнары аны күккә чөйделәр, ә ул үзе егетләрчә булдыклылыгы өчен Лада Гранта ачкычы алды һәм чия төсендәге машинаның хәзер инде үзенеке икәнлеген аңлап та җиткермәде, бугай. Бары тик тәтешлеләр исеменнән барлык оештыручыларга рәхмәт кенә әйтәсе кала.
(Батыр хакында тулырак итеп газетаның киләсе санында укырсыз).
Рәсемдә: быелгы абсолют батыр Ленар Давкаев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев һәм генераль иганәче "КерамРесурс" ҖЧҖ вәкиле Олег Ушаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев