Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә беренче тапкыр!

Традициягә керәчәк матур, күркәм бәйрәмне - Балыкчылар көнен - шимбәдә 7 июль көнне тәтешлеләр һәм район кунаклары күрә алачаклар. Ул балыкчылар өчен генә түгел, ә балык тоту белән таныш булганнарга һәм башкалар сөйләве буенча гына ишетеп белүчеләргә яки балыкны табада гына күрүчеләр өчен дә кызыклы булачак.

Чараны башлап җибәрүче район башлыгы Валерий Чершинцев әлеге көннең планнарын редакция белән бүлеште.
- Шәһәр паркы аның мәйданы булачак. Бәйрәм үзенчәлекле булыр дип көтелә: ул иртәнге сәгать җиденче яртыда шәһәр буасы янында башланып китәчәк, анда "Балык тоту" ярышы узачак. Аның җиңүчесе төп призны - резин көймә алачак. Күмәк күңел ачу бәйрәме сәгать 11дә тантаналы төстә башланып китә. Сәхнәләштерелгән күренештә Нептун патшасы үзенең әкияти сакчылары белән кунакларны каршы алачак. Ветераннарны һәм балыкчылык тармагы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы да булачак. Балыкчылык хуҗалыгы, балыкчылар көнкүреше тарихы турында кунаклар зәвык белән ясалган "Балыкчылар авылы"ннан беләчәкләр, шулай ук "Балык мәҗлесе" күргәзмәсендә булачаклар. Балыкны сатып алып кына түгел, ә кабып карап та булачак: зур казанда тәтешлеләр рецепты буенча уха пешереләчәк. Күмәк күңел ачулар көтелә: кызыклы конкурслар, аттракционнар, балык белән сәүдә итү. Шулай ук балалар өчен чаралар да оештырылачак. Бәйрәмдә булучыларны күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр көтәчәк. Җыр яратучылар 18 сәгатьтә яшьләр концерты карый алачак. Районның иң яхшы артистлары һәм башкаланың эстрада йолдызлары катнашындагы зур концерт 20 сәгатьтә башланачак.

Барыгызны да бәйрәм чарасында катнашырга һәм Иделдә тотылган балыклардан авыз итәргә чакырабыз. Иң тәмле балык биредә дип саныйм! Ә оештыручылар аны тагын да күңеллерәк һәм кызык­лырак итәргә тырышачак­лар.

Тәтеш районының балыкчылык һөнәренең элеккеге данын кайтару өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, шуның өчен без әлеге тармакны торгызу белән шөгыльләнәбез. Балык тотуда һәм аны сатуда шәһәрнең киләчәге бар. Тәтешнең Балыкчылар көне алдагы елларда да күпчелек россиялеләр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день рыбака