Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Төньяк” ТИҮдә микрорайон проблемаларын тикшерделәр

Әгәр Көньяк микрорайонда нигездә күп катлы йортлар булса, төньякта - коттеджлар. Һәм, анда яшәүчеләр фикеренчә, биредә дә проблемалар аз түгел. Булган күп катлы йортларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен шундый ук түләмәүчеләр, куркыныч күршеләр бар - ... бар. Биредә дә инде әйтсәң, әйтмәсәң дә юк, саклана гына күр.

Тәтешкә 200 ел урамында яшәүчеләрнең проблемаларын анектодтагыча, дип әйтергә мөмкин. Йортлар төрле, ә номерлары бер.
- Без барыбыз да 15нче Гдан, - диләр алар көлеп һәм ачулары килеп. - Таксистлар да, шәфкать туташлары да аларны кайсы йорттан чакыруларын эзләп таба алмыйлар. Бәлки, сан алуга әзерлек вакытында номерларны төзәтерләр. Аларны бу мәсьәләдә Төньякта яшәүчеләр дә хуплыйлар.
- Юлларны начар чистарталар, - дип өсти хөрмәтле хезмәт ветераны. Хәер, юл буена ук салынган тротуарлар да хәвефлегә әйләнгәннәр: тиешенчә чистартылмыйлар, үзләре тар, машиналар пычрак су белән коендырып узалар. Балалар өчен куркабыз. Иминлек өчен ашлык кабул итү предприятиесе һәм мәчет янында тиешле юл билгеләр белән җәяүле кичүе ясарга кирәк.
ТИҮ җитәкчесе Александр Волковның отчет докладында билгеләп үтелгәнчә, санитар тәртип урнаштыру өчен контейнер мәйданчык­ларын тиешле тәртипкә китерү зарур. Төньякта, мәсәлән, әлеге мәйданчык санитар нормаларга туры килми, әйләндереп алынмаган. Ашлык кабул итү предприятие­се янәшәсенә дә зур контейнер кирәк. Чүп чыгаруга дәгъвалар юк, ул эш даими башкарыла. Әмма, әлеге микрорайон өчен үзәккә үткәне җәй айларында - кайбер гражданнар урамга сыерларын, кәҗәләрен, атларын чыгаргач башлана. Аларны үз уңайлыкларыннан башка, бернәрсә дә борчымый.
- Административ комиссия мал-туар хуҗасын 3 мең сумга штрафка тарткан иде. Ә суд ул карарны үзгәртте, - дигән мисал китерде ТИҮ җитәкчесе. - димәк, алар техникумның чәчәк түтәлләрендә, балалар мәйданчыкларында кабат йөри башлаячаклар. Ә пирамидасыман тирәкләргә шактй акча түләнгән бит.
Терлекләрне бәйләми йөртүләренә микрорайонда яшәүчеләрнең беренче ел гына зарланулары түгел. Без дә бу хакта газетага яздык. Тик менә хуҗаларның гына бер дә исләре китми, җәмәгатьчелек сүзен дә тыңламыйлар. Җәен - сыерлар, кышын - этләр.
- Эшкә иртәнге 7дән йөрим, һәм һәрвакыт миңа этләр каршы чыгалар, - ди бер ханым. - Нишләргә, калтырап басып торам. Урамның икенче ягында -полиция хезмәткәре. Булышыгыз әле, дим. - Мин үзем дә курккам. Аңлыйм, ул да шундый кеше бит, миңа ничек булышсын? Аларны ауларга кирәктер, көтүләре белән йөриләр бит, тешләүләре дә бар.
Александр Волков микрорайон тормышындагы уңай хәлләрне дә билгеләп үтте. Территорияне төзекләндерү, яшелләндерү белән даими шөгыльләнүче техникум һәм татар мәктәбе коллективына ихтирамын белдерде, үрнәк тәртиптәге хуҗалык исеменә лаек булган кайбер йорт хуҗаларын телгә алды.
ТИҮ советы әгъзалары утырышта катнашкан шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков аларның проблемаларын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә, ә бер уңайдан идарә компаниясе җитәкчесенә, аңа аларның сораулары шактый җыелган, җиткерер дип ышаналар. Теләкләре дә зур - микрорайоннны яшәү өчен уңайлы һәм матур итү. Алар, тәртипсезлекләрне һәм проблемаларны тиз арада бетерү өчен, урамнарны үзара бүлешкәннәр. Ел дәвамында 23 күрсәтмә чыгарылган булган, кешеләр аларны үтәгәннәр. "Төньяк"та тәртип бозучыларга караганда, уңай карашлы кешеләр күбрәк һәм утырышта яңгыраган проблемалар үз чишелешләрен табар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев