Тотрыклы уңыш нигезе
Көзге культураларны чәчү өчен иң кулай чор җитте.
Бу чәчүлекләр, тотрыклы уңыш нигезе буларак, югары игенчелек культурасы буенча игү технологиясен тулысынча үтәүне таләп итә. Чиста пар һәм борчак җирләре алар өчен яхшы элгәрләр саналалар. ТР Хөкүмәте көзге культураларны шушы элгәрләрдән соң чәчүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен кызыксындыра, һәр гектарга 500 сум күләмендә субсидия бирә.
Бу стимул үзен аклады: районда көзге культураларның 80 проценты - чиста парларга һәм 12 проценты борчак басуларына чәчелә. "Нива" ҖЧҖда шундыйлардан. Биредә уҗым басуларына 580 гектар калдырылган, шуларның 100 гектары - борчактан соң, калганы чиста пар җирләренә чәчеләчәк.
Орлыкларны эшкәртеп, август башында ук ТР буенча "Россельхозцентр" филиалының Тәтеш бүлегенә анализга китергәннәр. Алар кондицияле дип табылган. "Таловская-41" арышының 1000 орлыгының авырлыгы - 40,2 грамм, "Казанская-560" көзге бодаеның - 35,2 грамм, бу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләпләренә туры килә. Планлаштырылганның яртысына Монастырский бригадасында арышны яңгырларга кадәр чәчтеләр. Чәчү комплексы төгәл эшли. Николай Канаев МТЗ-1221дә "Амазоне" тараткычы белән туфрак ашлый, Андрей Сумбаев "Нью Холланд"та "Катрос" культиваторы ярдәмендә чәчү алды туфрак эшкәртүе белән мәшгуль, аның артыннан ук Владимир Дмитриев (рәсемдә) "Амазоне" чәчү комплексы тагылган тракторда агуланган орлыкларны чәчеп бара.
Агрегатлар иртәдән алып караңгы төшкәнче эшлиләр, механизаторлар төшке һәм кичке ашны кырда ашыйлар. Монастырский басуларын чәчеп, агрегатлар Пролей-Каша бүлекчәсенә күчтеләр. Биредә көзге бодай чәчәргә планлаштыралар. Һәр бүлекчәдә бары тик бер төрле көзге культура гына игеләчәк, ә болай эшләү - отышлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев