Район башлыгы Рәмис Сафиуллов аны аграрчыларга шулай дип аңлатты.
"Содружество", "Колос", "Авангард" һәм кайбер башка хуҗалык игенчеләре эшенә карап, җитештерүнең нәтиҗәле үсеше турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Кайберәүләр кичәге көн белән яшиләр: бөртекле һәм азык культуралары игү технологиясен санга сукмыйлар, булган иске техникага ышаналар, ашламалар сатып алырга да акча кызганалар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрендә югары күрсәткечләргә омтылу теләге тәрбияләп, хуҗалыкларының икътисади хәлен ныгыту, һәм, иң мөһиме, эшчәннәренең хезмәт хакларын арттыру, салымнар, кредитлар һәм башка түләүләр буенча исәп-хисап ясау теләге уяту өчен район җитәкчелегенә ирекле карарлар кабул итәргә туры килә. Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән чираттагы очрашуда хуҗалык итүнең яңа дәрәҗәсенә чыгу өчен һәркайсына беренчел мәҗбүри шартлар билгеләде. Моның өчен башта берничә позиция буенча эшләп алырга кирәк: 2016 ел уңышы астына җитәрлек күләмдә минераль ашламалар запасы әзерләргә, заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуны дәвам итәргә, терлекчелек өчен азык базасының туклыклылык кыйммәтләре турында кайгыртырга, аны күтәрү юлларының берсе - бөртек технологиясе буенча кукуруз игү. Һәркайсының - үз үрләре, аларны яуларга һәм алга баруны дәвам итәргә.
"Нива"да инде 18 миллион сумлык техника алачаклары турында белдерделәр. "Авангард"та терлекчелек абзарларын капиталь ремонтлау белән шөгыльләнәчәкләр, "Содружество"да кырларның уңдырышын алга таба да минераль ашламалар хисабына арттырырга җыеналар.
Һәркайсына үсеш ноктасы билгеләнгән, ә җир хезмәт сөйгәннәрне юмарт бүләкли.
Нет комментариев