Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп кыйммәт – рухилык

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш визиты белән Тәтештә булып китте.

Мәртәбәле кунак белән очрашуга район имамнары һәм мөселманнар активы, шулай ук респуб­ликаның көньяк-көнбатыш казыяте имам мөхтәсибләре җыелдылар. Мөфти Тәтешкә килүгә беренче эш итеп район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән аралашты. ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга биргән интервьюсында район башлыгын ихтирам итүен, Тәтеш җиренә һәм анда яшәүчеләргә соклануын әйтте, район мөхтәсибәте эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин район администрациясенең конференцияләр залында үзенең чыгышын изге Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде һәм рес­пуб­лика, районның җитешлеген, чәчәк атуын теләп догалар кылды.

- Агымдагы ел, ТР МДН карары белән, татар дин тәгълиматына һәм аларның рухи мирасына багышлана, - диде ул. - Безнең төп максатыбыз аң-белем таратуга зур игътибар бирү, исламның чын асылын аңлату, яшьләр арасында таратыла торган радикаль идеяләргә каршы көрәшү. Балаларда сабый чактан ук әхлаклылык тәрбияләү зарур. Моның өчен Татарстанда төрле конкурслар, викториналар уздырыла. Мәсәлән, бу көннәрдә "Минем гаиләм шамаиле" акциясе кысаларында фотоэшләр конкурсы бара.

Мәртәбәле кунак борынгыдан калган кулъязмаларны, гыйльми әсәрләрне табарга, өйрәнергә, мөмкинлектән чыгып бас­тырырга, сакларга һәм узган еллар белемен башкаларга тапшырыр­га һәм хәзерге заман дин белгечләре-авторла­ры китапларын популярлаш­тырырга. Бүгенге көндә дин белгечләренең 30га якын китабы бар, аларны хәзерге заман татар һәм рус телләренә күчереп бастырырга ки­рәк. Шундый зур белем байлыгын саклау - ТР МДН бурычларының берсе.

- Тарихны, халык йолаларын яңартып, социаль эшчәнлек алып барып, мәгърифәткә булышлык итеп без ислам мәдәниятен үстерүгә өлеш кертәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте башлыгы.

Республика мөфтияте эшчәнлеге белән таныштырып, Камил хәзрәт шушы көннәрдә танылган эшкуар Сергей Матвиенконың мөселманнар дөньясында бик тә хөрмәтле булган җәннәт Кара ташының бер кисәген бүләк итүе турында горурланып сөйләде. Әлеге үзенчәлекле бүләк Татарстанга җитешлек китерәчәк, дигән ышаныч белдерде. Шушы күңелле хәбәрне ишеткәннән соң, залдан Олы Тарханның борынгы зиратындагы (XIV гасыр) Ташбилгене искә төшерделәр. Анда халык телендә "күк җисеме" дип йөртелә торган изге таш ята. Татарстан мөфтиенең әлеге ташны өйрәнү буенча әзләү эшләре үткәрүгә булышлык күрсәтәчәген очрашуда катнашучылар хуплап кабул иттеләр. Сораулар күп булды, алар гадәти көнкүреш проблемаларына кагылды. Район мөхтәсибе имамы Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, барсы да яхшы булачагына һәрвакыт ышанырга кирәк һәм шул вакытта Ходай да ярдәмгә киләчәк, ә ышанмау һәлакәткә генә китерә.

Республикада, шул исәп­тән Тәтеш районында да төрле мәдәниятле, төрле диндәге бик күп милләтләр тату яшиләр. Бер-беребез хакында күбрәк белү бер-беребездән өйрәнү, хөрмәтле булу, ешрак очрашу, бердәм чаралар үткәрү зарур. Бары тик игелекле гамәлләр генә кылырга, көнчелектән, явыз уйлардан котылыр­га, шул чагында тынычлык, бәрәкәт иңәчәк.
Иминлектә, дуслыкта, үзара аңлашып һәм яр­дәмләшеп яшәргә - бу әлеге эчтәлекле очрашуда яңгыраган төп бурычларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев