Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Тәтеш муниципаль районыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы мөгезле эре терлекләр санын 150 башка арттырачак

ТР Тәтеш муниципаль районының Алабирде авыл җирлеге крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фирдүс Җәләлиев терлекчелек белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Азык-төлек министрлыгы пресс-хезмәте.

Агымдагы елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы фермерлык эшен җәелдерүгә грант алды. Ул средствоны 150 баш мөгезле эре терлек симертү фермасын үзгәртеп коруга тотты.
Хәзерге вакытта терекчелек объектын төзү тәмамлану алдында. Аның хуҗалыгында 62 сыер, 135 ат бар.
2015 елда ул мал сую пункты булдырды, ул эшли һәм табыш китерә. Казан базарында ит сату белән дә даими шөгыльләнә. Бүген аның карамагында 550 гектар җир бар, техника сатып ала һәм терлекләр өчен азыкны үзе әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев