Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Транспарантларсыз гына үткәрдек

Узган хезмәт атнасы күп кенә тәтешлеләр өчен кыска булып чыкты - барлыгы 3 эш көне.

Әмма ул хис-тойгыларга бай булды: ноябрь илебез һәм республикабыз өчен әһәмиятле бәйрәмнәр белән башланып китте. Һәр җирдә, шул исәптән районыбыз мәктәпләрендә һәм уч­реждениеләрендә Халык­лар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Православие динендәгеләр гыйбадәтханәләргә ашыктылар, чөнки ул көнне Казан Мәрьям-­ана образы бәйрәме иде. Бер көннән - 6 ноябрьдә - Татарстан Респуб­ликасы Конституциясе көне бәйрәм ителде. 7 ноябрь һәм Мәскәүдә Кызыл мәйданда 41нче ел парадының 74 еллыгы да игътибардан читтә калмады. Бу көнне өлкәннәр Бөек Октябрь демонстрациясен искә төшерделәр.
Әлеге бәйрәмнәр һәм тарихи вакыйгалар гражданнарыбызның ватан­пәрвәрлек хисләрен уят­тылар, яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Район газетасы укучылары хәбәрчеләребезгә үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
"Күп буыннар яраткан Бөек Октябрь социалис­тик революциясе бәйрәменә лаеклы алмаш - Халыклар бердәмлеге көне табылды, дип уйлыйм. Халыклар дуслыгы, илнең мөһим вакыйгалары тирәсенә туплана белү - бу кешеләребезнең тарихи тәҗрибәләр нигезендә барлыкка килгән алтын сыйфатлары. Безнең бердәмлегебез татарстанлыларга катлаулы чорда да икътисадта, фәндә һәм башка өлкәләрдә алдынгылыкны бирмәскә ярдәм итә. Россия, Татарстаныбыз белән горурланам", - диде хезмәт ветераны Николай Солодовников.
"Татарстанда яшәүче барлык халыклар мәнфәгате нигезендә милли сәясәтне төзи белгән республикабыз җитәкчелегенең зирәклегенә сокланам. Мисалга Президентның 4 ноябрьдә чыккан "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Мәрьям-ана образы бинасын яңадан торгызу" Указын гына алыйк, ул тарихи тамырларыбызның кадерен аңлаган һәм күңелләрендә ышаныч, игелек булган татарстанлыларда яклау тапты", - дип билгеләп үтте шәһәребез кунагы Нурия Нуриева.
Газета укучыларыбызның күпчелеге тормыш тәҗрибәсе туплаган, мәнфәгатьләре төрле булган кешеләр. Алар да Тәтештә ноябрь бәйрәмнәренең ничек узуы хакында уйландылар.
"Халыклар бердәмлеге көнендә шәһәребездә тынлык булды, - диде "Үзәк" ТИҮ рәисе Николай Кузин. - Ә бит бу матур һәм бөек бәйрәм. Ни өчен яшьләрне Россия һәм Татарстан флаглары астына җыймаска, котлау­лар, хөрмәтле кешеләрнең сөйләгәннәрен һәм матур җырлар тыңларга, үзенең ватанпәрвәрлек хисләренә ирек биреп, гомуми матур эшләр өчен бергәләп сөенергә урта, өлкән буын да кушылыр иде. Дөрес, концерт булды, тик ни өчен 2 ноябрьдә. Менә шулардан соң, яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисләре юк дибез. Ягез әле, җиңел юлны сайламыйча, тәрбия мәсьәләләренә дөрес басым ясыйк".
Теманы дәвам итеп, нигезле тагын бер фикерне китереп үтик: "Җиңүнең 70 еллыгы Елына багыш­ланган чараларга нокта куярга иртә - дип басым ясады район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев. - Тәтештә, әлбәттә, 41нче ел парады булмады, әмма сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән, 7 ноябрьдә ярминкә генә түгел, ә шул вакыйга уңаеннан Дан Монументы янында фронтовиклар, укучылар, яшьләр катнашында 20 минутлык кына булса да митинг үткәрергә мөмкин иде. Андый чаралар берләштерәләр, әйдаманнарны ачык­лыйлар, Ватанга мәхәббәт тәрбия­лиләр. Ни аяныч, шундый мөһим тарихи дата бездә кызыксынучан затларның игътибарыннан читтә калды".
Әлбәттә, район халкы шул 4 көн ялда үзенә шөгыль тапкандыр. Әмма өйдә торудан тыш, күрүебезчә, бәйрәмнәр дулкынында нинди дә булса күмәк чараларда (көннәр дә матур булды) катнашу, кәеф күтәренкелеге белән уртаклашу һәм, образлы итеп әйткәндә, үзеңнең конституцион хокукларыңны тормышка ашыру, ата-бабаларыбыз бүләк иткән имин тормышның иң мөһим кыйм­мәтләренең берсе булган бердәмлекне бөтен йөрәгең белән тою теләге булган. Уйланыр­лык нәрсәләр бар. Ә сезнең фикерләрегез нинди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X