Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәчлеләр - югары савым осталары

Әтрәч терлекчеләре сөт җитештерүне үстерәләр.

Соңгы өч көндә һәр сыердан уртача савым 0,9 килограммга арткан. Хуҗалыкның ике бригадасы - Зур һәм Кече Әтрәч күбрәк сөт алу өчен тырыша.
Айга ике тапкыр үткәрелә торган контроль савымнар, тәҗрибәле сыер саву­чылар Люция Сафина һәм Гөлфирә Садыйкова группаларында бер сыердан 21,8 килограммнан да күб­рәк булуын күрсәтә. Әлеге группалар тулысынча башмак таналардан тупланган. Яшь терлекләр булдыруның югары савым белән үзен аклавына бу тагын бер кат дәлил.
Ферма мөдире Әдип Ибә­тов эшләрнең нәтиҗәлелегенә савымчыларның үз­ләренең дә мөнәсәбәтләре тәэсир итә дип саный.
- Хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев терлекче­ләрнең хезмәт шартлары һәм яхшы азык базасы булдыру хакында кайгырта, - ди ул. - Узган ел Кече Әтрәчтә ремонтланган сыер абзарлары үз файдасын күрсәтте. Эш­чәннәрнең хезмәте җиңеләйде - сөт үткәргеч җайланмасы ур­наштырыл­ды, малларны ашату барышы механикалаштырылды. Барлык 11 савымчы үз эшләренә намус белән карыйлар.
Зирәк авыл халкы әйткәнчә "сөт сыерның телендә...". Азык ягын җәйдән кайгырт­каннар, сыйфаты да әйбәт.
"Нур"да бүгенгә тәүлеклек уртача савым 18,5 килограмм тәшкил итә.
Тук кышлату да төгәлләнә һәм хәзер, җәйге көтүлек чоры җитәр алдыннан, әлеге мәсьәләгә игътибар кимеми. Белгечләр малларны баланслы ашату турында кайгыр­талар. Витаминнардан торган катнашма, түпләр, сыра бөртекләре, катнаш азык, кукуруз даими файдаланыла. Терлекләр азыгы төрле минераллар белән баетылган. Ремонтланган җәйләүгә әлегә яшь терлекләрне күчергәннәр, ә савым көтүен көндезләрен генә чыгарып йөртәләр. Шундый сөт кудыргыч азык мул­лыгында фермада бары тик менюны гына төрләндерәсе.
"Нур" - сөт терлекләренең баш саны буенча ра­й­онда иң эре хуҗалык, ә бу - "тере" акчалар. Продукция җитештерүне үстерү хуҗалыкның икътисади җитеш­легенә илтә. Тармакның керемнәре салымнарны, хезмәт хакын түләүгә, хуҗалыкның матди-техник базасын үстерүгә акча булу мөмкинлеген бирә.
- Быел савымны 20 процентка кадәр арт­тыру максаты куелды, - дип уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X