Тәтеш район электр челтәрләре коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен каршылый
Энергия белән өзлексез һәм сыйфатлы тәэмин итү буенча бурычлар үтәлгән.
Район электр челтәрләре начальнигы Виктор Демагин әйтүенчә, 2014 елда электр линияләрен капиталь ремонтлауга район буенча - 9 миллион сум, аларны тиешле тәртиптә тотуга 6 миллион сум үзләштерелгән.
Челтәрләр компаниясе инициативасы буенча, ТР Министрлар Кабинеты, район администрациясе ярдәмендә, шәһәр һәм район авыллары урамнарын яктыртуга биш миллион сум бүлеп бирелгән булган.
Быел файдалануга тапшырылган барлык социаль-мәдәни объектлар электр челтәрләренә тоташтырылган. Күп балалы гаиләләргә йортлар төзү өчен рәсмиләштерелгән яңа җир кишәрлекләренә электр линияләре сузу эше башланган.
Аварияләрне булдырмау буенча зур эшләр башкарылган: әгәр узган ел андый хәлләр 41 булса, быел яртылаш кимегән. Ике мобильле авария бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли.
"Предприятие күрсәткечләренең әйбәт булуы, - ди Виктор Александрович, - ул җаваплылыгы һәм ышанычлылыгы белән аерылып торган бөтен коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсе". Бүген биредә 73 кеше хезмәт куя, аларның уртача яше - 39, ә стажлары 10 елдан артык тәшкил итә. Хезмәткәрләрнең төп бәяләмәләренең берсе - һөнәри белемнәре. Эшләүчеләрнең 75 проценты - югары һәм урта махсус белемлеләр. Остазлар тәҗрибәләрен һәм осталыкларын яшь хезмәттәшләре белән даими уртаклашалар. Үз челтәрләре компаниясендә тәтешлеләр хөрмәткә лаеклар. Алар - һөнәри осталык буенча берничә тапкыр төбәк һәм республика ярышларында җиңүчеләр. 2014 елда төбәк бәйгесендә безнең Евгений Кавин, Андрей Еремеев, Валерий Кузин һәм Евгений Зацепин пьедесталның мактаулы икенче баскычына күтәрелделәр. Быел төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы подразделениеләр республика смотр-конкурсында предприятие билгеләнгән барлык өч номинация буенча да лаеклы беренче урынны алды.
Коллектив, узып баручы елны уңышлы тәмамлап, алда торган бурычларны тормышка ашыруга яңа көч белән керешергә әзер. "Электр челтәрләренә капиталь ремонт үткәрергә кирәк булачак, бу максатларга 8 миллион сумга якын бүленгән, - дип таныштырды Виктор Демагин. - Күп балалы гаиләләр өчен төзелә торган йортларны электр белән тәэмин итү эшен дәвам иттерәчәкбез, биредә 19 миллион сум үзләштерергә кирәк. Кызыклы "Акыллы челтәрләр" программасы, инде аны тормышка ашыруга керештек, куллануны исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен контролерлардан башка санарга мөмкинлек бирәчәк".
- Бәйрәм алдыннан коллективыгызга теләкләрегез нинди?
- Барлык башлангычларда да - уңышлар, сәламәтлек, җитешлек. Хөрмәтле ветераннарыбыз, аларга булышырга без һәрвакыт әзер, озын-озак актив тормыш белән яшәсеннәр. Шулай ук барлык хезмәттәшләремә һәм эшлекле партнерларга ихлас теләкләремне юллыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев