Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы Килдеш авылында “Валда шинясь” – якты көн бәйрәмен уздырдылар

Әлеге гүзәл табигатьле җиргә мордва мәдәнияте фестивалендә катнашу өчен районнардан һәм башкалабыз Казаннан, Мордовиядән өченче ел рәттән инде кунаклар киләләр.

Илебезнең төрле почмакларында яшәүче авылдашлары, Камчаткада гомер итүчеләргә кадәр, туган җирнең саф һавасыннан көч-куәт алырга, аралашыр өчен кайталар. Килдешлеләр кунакларны каршы ала беләләр. Беренчедән, бу көнгә авылны тәртипкә китерәләр, һәм, әлбәттә инде, пироглар пешерәләр, уха әзерлиләр, төрле сый-нигъмәтләрдән табыннар сыгылып тора. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре куәтле бер коллективка берләшеп, һәркемне матур күренешләр һәм күңелле Тюштянь ярминкәсе белән сөендерәләр.
Анда ниләр генә юк! Тәтешнең истәлекле урыннары төшереп ясалган агач әйберләр, күзләрне иркәләрлек төрле кул эшләнмәләре һәркемне үзенә җәлеп итеп торалар. Валентина Солдатова (Бессоново) туган ягында үскән дару үләннәреннән туплаган бәйләмнәр тәкъдим итә. Ә Татьяна Демина (Кашка) курчак-бөтиләр тезеп куйган. Әлеге матурлыкка сокланучылар арасында мастер-класслар алырга теләүчеләр дә табылды.
Ә менә тозланган әйберләр һәм кайнатмалар өстәле яныннан тиз генә үтеп китеп булмый. Уңган хуҗабикәләр нинди генә тәм-томнар пешермәгәннәр. Монастырскийдан килгән танылган сбруйчы Иван Шмагин үз әйберләрен тәкъдим итә.
- Бу бәйрәмгә өченче тапкыр киләм, - дип уртаклаша, тумышы белән Кошки-Новотимбаеводан, хәзер Чабаксарда яшәүче Лидия Антонова. Һәм аның чигешле сөлгеләрен, чиккән кечкенә мендәрләрен күреп соклансыннар өчен бирегә куйганнар. Бала-чагалар барыннан да бигрәк таучыкларда, батутларда уйнадылар. Шулай ук башка уеннар, бәйгеләр - балык тоту, тоннель, тир үзләренең катнашучыларын тапты. Борынгы мордва ярышларында да көчлеләр билгеләнде, мисалга, бүрәнә чөеп җибәрү кебегрәк... Бәйрәм аланы буйлап йөргән кунаклар мордва ихатасы янында да булдылар. Күрүебезчә, әби-бабаларыбыз, гаиләләре бернигә дә мохтаҗ булмасынга, үзләренең тормыш-көнкүрешләрен, җитешлекләрен аеруча да кайгырту белән төпле итеп төзегәннәр.
Бәйрәм итәргә дә вакыт.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Тәтеш җире халыкларның очрашу урыны булып торуын, ә "Валда шинясь" бәйрәменең дуслыкны һәм гореф-гадәтләрне ныгытуын билгеләп үтте. Ул җирлек башлыгы Виктор Исаевка, КФХ башлыгы Сергей Казаковка, Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Андрей Чермянинга бәйрәм әзерләгәннәре өчен Рәхмәтләр тапшырды, шулай ук Килдештән Кирилловлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрик итте.
Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча Идарә начальнигы урынбасары Евгений Ефимов, ТР юстиция минис­тры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирина Александровская, мордва халыкларының төбәкара иҗтимагый оешма рәисе Юрий Мешанин һәм башкалар киләчәктә дә дус булып, милли йолаларны саклыйк дигән теләкләрен белдерделәр.
"Ипи-тоз һәм җылы сүзләр бүген дә, иртәгә дә, һәрвакытта булсын, - диде Юрий Мешанин.
Ул Рәмис Сафиулловка Мордовиянең милли сәясәт буенча министрлыгы Мактау грамотасы тапшырды, "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов, сәнгать мәктәбе укытучысы Наил Гафуров, Килдеш мәктәбе директоры Юлия Митрюшкина Рәхмәтләр белән бүләкләнделәр. Виктор Овчинников (Бессоново) "Милләтара килешү өчен" медаленә лаек булды. Урюмның "Умарина" коллективы Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы һәм 20 мең сумлык сертификат алды.
Фестиваль программасында үзенчәлекле, талантлы, матур һәм кабатланмас 17 коллектив катнашты, шул исәптән алтау безнең районнан. "Бәйрәмнең кереш өлеше сокландыр­ды, чын театраль күренеш, - дип уртаклаштылар Ульяннан килүчеләр. - Безнең бәйрәмнәрдә андыйны күреп булмый. Сездә бик кунакчыл, ягымлы кешеләр яши, бер генә коллектив та игътибарсыз калмады, иртәнге һәм төшке аш белән сыйладылар. Оештыручылар барлык вак-төягенә кадәр уйлап куйганнар. Рәхмәт".
Иҗат коллективлары бәйрәм аланының йөзек кашы булдылар. Аларның киемнәре күзләрне иркәләде, ә күтәренке рух бәйрәмдә катнашучыларның барсына да күчте. Легендар мокша патшасы Тюштяньнең сүзләрен һәркем хәтерендә калдыргандыр: "Туган телдә сөйләшү йөрәкләрегезне җылытыр. Белем чишмәсен, тормышны, үзегезнең гореф-гадәтләрегезне саклагыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X