Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы Киртәле авылында үләннәр чабылырмы?

Гәзит редакциясенә Киртәледә яшәүче ханым мөрәҗәгать итте.

Аның әйтүенчә, авыл үзәгеннән, Гагарин урамы буйлап, канализация коесы күптәннән тулганлыктан, ә аның эчендәгесе суыртып алынмый, юынтык су ага. Өстәвенә, авыл юлларының торышы яхшы булсын дип телисе генә кала. Ленин урамындагы ремонт эшләре өчен китерелгән җир дә озак вакыттан бирле өемдә ята һәм әлегә бернинди үзгәрешләр дә юк.
Яшәми торган йортларның тирә-­ягындагы котырып үскән үлән авылның күренешен бозып тора.
Хәлне аңлатуны сорап Киртәле җирлеге башлыгы Анна Абмаевага мөрәҗәгать иттек: "Узган ел белән чагыштырганда хәлләр уңай якка үзгәрде, моңа һәркем игътибар иткәндер, мөгаен. Юлларны ремонтлауны җәйге чорда төгәлләргә ниятлибез. Хәзерге вакытта эшне дәвам итәр өчен вак таш китерүләрен көтәбез. Үләннәргә килгәндә, болай дип әйтә алам: һәрбер йортның, хәтта ташландык булса да, хуҗасы бар. Аларның кемнеке икәнлеген ачыклау һәрчакта да мөмкин түгел. Без моны эшләргә һәм хуҗаларны җаваплылыкка тартырга тырышабыз. Аның өчен админис­тратив комиссия авыл йортларын әйләнеп чыга һәм гражданнарның тирәлекләрендәге территорияләрен тәртипкә китерүне таләп итә".
Кое мәктәпнеке булганлыктан, авыл үзәгендә җыелучы су турындагы сорауга уку йорты директоры Марина Поселкина җавап бирде: "Бу канализация коесы - безнең "баш авыртуы". Хәлләр һава шартлары нәтиҗәсендә катлаулана: яңгырлар яуганда чокыр тула. Әлеге мәсьәләне чишү акча ягына килеп төртелә: канализацияне суырту өчен машинаның бер рейсы уртача 6 мең сумга төшә. Аянычка каршы, без моны даими рәвештә эшли алмыйбыз. Узган атнада белгечләр чакыр­тылды. Проблема вакытлыча хәл ителде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев