Район авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукциянең гомуми күләменең 21 проценты фермерлар өлешенә туры килә.
Районда 27 фермерлык хуҗалыгы булып, аларда 250 кеше хезмәт куя, сезонлы эшләр вакытында бу сан 450гә кадәр җитә.
Узган атнада Казанда республика фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе Президиумы һәм Советы утырышы булды, анда район Ассоциациясе рәисе Николай Зотов та катнашты. Без аның белән районда фермерлыкны җәелдерү, уңышлар һәм проблемалар турында сөйләштек.
- Николай Иванович, республика дәрәҗәсендә нинди проблемалар тикшерелде?
- Утырышта сүз 2017-2018 елларда республика АПКсына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм алдагы чорга бурычлар турында барды. Көнүзәк проблемаларны тикшерделәр һәм фикер алыштылар. Җирдән нәтиҗәле файдалануга һәм игенчелек культурасы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү бурычы куелды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөт терлекчелеген үстерүгә аерым басым ясады һәм, аның сүзләренчә, якындагы ике елда сатып алу бәяләренең кулай булачагы фаразлана.
- Районда уңышлы эшләүче КФХларны әйтеп үтсәгез иде.
- Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җирләренең 18190 гектары фермерлык хуҗалыклары файдалануында, шул исәптән 17880 гектар сөрү җирләре (районның барлык сөрүлек басуларының 20 проценты). Районда бөртеклеләрнең тулай җыемының 23 проценты - фермерларның эш нәтиҗәләре.
"Р. Г. Сафиуллова" КФХ терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә иң яхшылардан санала. Саннар үзеннән-үзе сөйли: 500 гектарлы мәйданнан 32648 тонна, гектардан уртача 656 центнер уңыш белән, шикәр чөгендере алынды. Бөртеклеләр уңышы гектардан 50 центнер булды. Сөт җитештерү буенча да ул беренче урыннарда. Бүгенге көндә бер сыердан уртача савым 16,8 килограмм тәшкил итә, район буенча - 11,1 килограмм.
"С. М. Казаков" крестьян-фермерлык хуҗалыгы да планлы һәм нәтиҗәле эшли. Инициатива күрсәтеп, район башлыгы тәкъдиме белән ул беренче ел 150 гектарда шикәр чөгендере чәчте һәм, 413әр центнер уңыш белән, 6194 тонна җыеп алды. Рентабельлелек - 50 процент. Фирдүс Җәләлиев, Мария Приказчикова, Дамир Шәйдулловларның эшләре уңышлы бара.
27 фермерның 10сы терлекчелек белән шөгыльләнә. Агымдагы елда аларның 6сы фермерлык эшен җәелдерүгә гомуми суммасы 14 миллион 717 мең сумлык грант алды. Мәсәлән, Надежда Чербаева ана казлар үстерү белән мәшгуль. Бүгенге көндә кошлар 3 мең баш исәпләнә, ул аларны 5 меңгә кадәр җиткерүне планлаштыра.
Фирдүс Җәләлиев шул средствоны 150 баш мөгезле эре терлек симертү фермасын үзгәртеп коруга тотты. Аның хуҗалыгында 62 сыер, 135 ат бар. 2015 елда мал сую пункты булдырды, ул эшли һәм табыш китерә. Казан базарында ит сату белән дә даими шөгыльләнә. Бүген аның 550 гектар җире бар, техника сатып ала һәм терлекләр өчен азыкны үзе әзерли. Дамир Шәйдуллов та күркәләр санын арттыруны планлаштыра. Ун айда ул дүрт тонна ит сатты.
- Район фермерлары алдында беренчел нинди бурычлар тора?
- Республика программаларында, грантларда катнашып, алар башлангыч капиталга ия булдылар. Әмма алга барырга, продукцияңне сатарга базарлар эзләргә кирәк һәм бу эш җиңелләрдән түгел. Без үзебезнең эшкәртү производствосын җәелдерү - мини-цехлар ачу бурычын куябыз. Җитештерелгән продукцияләрен арзанга сатмас өчен, башка район фермерлары да шул юлдан баралар. Эшкәртү фермерларның кырларда һәм фермалардагы эшләренең ахыргы нәтиҗәләре булачак.
Киңәшмәдә Тәтеш ашлык кабул итү предприятиесе мәсьәләсе дә күтәрелде. Министрлык аны хәл итү юлларын эзли. Чыгышымда, фермерларыбызның эшләре турында сөйләп, мин Буа шикәр заводына чөгендер тапшыру проблемасын да билгеләп үттем. Машиналарның тик торулары хуҗалыкларга зур чыгымнар китерә.
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр һәрвакыт нәрсәдер оттыралар, чөнки нәтиҗәләр аларның белемнәренә һәм куйган хезмәтләренә генә бәйле түгел. Бәяләр сәясәтеннән чыгып, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш, бөртеккә кукуруз, шөпкән кебек югары табышлы культураларга өстенлек бирергә кирәк. Районда, республикада кайбер уңай тәҗрибәләр, үрнәк алырлык һәм өйрәнерлек кешеләр бар.
Нет комментариев