Тәтеш районында бик күп эшләр башкарылды
Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикага инвестицияләрне тартуны тәэмин итә.
Хәтта хәзерге кризиста яңа производстволар ачу инвесторларның Татарстанга һәм аның җитәкчесенә ышануларын дәлилли.
Тәтеш Россиянең кече шәһәрләр Берлегенә керде, ул зур булмаган муниципальләргә инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнә. Моның гамәлдә булуына һәм районыбызның да инвесторларны кызыксындыруына үзебез дә инандык. Кыска гына вакыт эчендә Тәтеш районында бик күп эшләр башкарылды. Узган ел гына да социаль-икътисади программаларны тормышка ашыруга 762 миллион сум инвестицияләр кертелде.
Район 24 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Булышлыкны тоеп, тырыш кешеләр активлашалар, гаилә фермалары, сөт, ит җитештерүче кече предприятиеләр оештыралар.
Тәтеш җиренә дивидентларның күпчелек өлешен авыл хуҗалыгын үстерү бирергә тиеш. Шәхси инвестицияләрнең кушылуы һәм Президент программалары буенча алынганнары (терлекчелек абзарлары, сенаж траншеялары ремонтлауга 14 миллион сумнан артык тотылган) синергетик нәтиҗәләр бирә, диделәр район икътисадчылары. "Синергия" (грекчадан тәрҗемә иткәндә) ресурсларның уңайлы яраклашуын гына түгел, ә үзара килешенгән тәртипне, элемтәне, мөнәсәбәтләрне дә аңлата. Шулар нәтиҗәсендә "Р. Г. Сафиуллова", "Колос", "Яңа юл", "Авангард", "Нур" һәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре аякларында нык басып торалар, төзелеш оешмалары, балык, агач эшкәртү предприятиеләре үсеш алалар. "Чербаев" КФХ эре сәүдә челтәрләренә бытбылдык йомыркалары озата. Инвесторлар җиләк-җимеш җитештерүне җәелдерә баралар. Олы Тарханда яшәүчеләр киләчәктә минераль су тутыру цехында эшкә урнашачакларына сөенәләр.
Инвестицияләр - ул барыннан да элек эш урыннары, инфраструктураларны җәелдерү, бу, нигездә, районда демографик хәлне яхшыртуга, димәк, яшьләрне Тәтеш ягында калдыруга булышлык итәчәк.
Без инде яңа төзелешләргә, юлларга, клублар, ФАПлар, күп функцияле үзәкләр ачылу хәбәрләренә гаҗәпләнмибез. "Быел 12 фатирлы 2 йортны тапшырырга, авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын тормышка ашыруны дәвам итәргә, бассейнны һәм башка объектларны кулланышка тапшырырга кирәк, - диде район Советының отчет сессиясендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Безнең төп бурыч - халыкның тормыш шартларын яхшырту".
Районның югары мөнбәрләрендә әйтелгәннәр барсы да тормышка ашырыла. Ә мөмкинлекләр әле бихисап: Красная Полянадагы кызыл балчык, аны керамик әйберләр җитештерүдә файдаланырга була; Васильевский карьерындагы известьташ; Сөендек авыл җирлеге территориясендәге фосфорит запаслары; "Чуртан тавы" табигый парк тыюлыгына, әле күп кенә тәтешлеләр дә күрмәгән матур "Лабай" күленә җәяүле туризм.
Туризм дигәннән
Шушы көннәрдә Дубайда узган халыкара форумда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов көчле инвесторларны туристлык тармагы кебек инвестиция проектлары җәлеп итәргә мөмкин диде.
Безнең районда туризм - үрнәк алырлык табылдыкларның берсе. "Автобуслы һәм теплоходлы турларга гаризалар керү дәвам итә", - дип ышандырдылар безне Тәтеш ягы тарихы музеенда. Агымдагы ел туристлар саны буенча рекордлы булырга вәгъдә итә.
Биредә дә әле эшкуарларны җәлеп итәрлек урыннар бар.
Сәнәгать паркы, эшләр ничек?
Алты мәйданчыгы булган "Волжский" сәнәгать паркы (хәзер аларга вәкаләт бирү бара) булдыру районның уңышлы үсешен күздә тота. Ике мәйданчык үз бизнесын актив җәелдерә: элекке МСО территориясендә төзелеш материаллары җитештерүчеләр заманча яңа технологияләрне кулланып продукцияләренең ассортиментын киңәйтәләр. Табигый материаллар эшкәртүче завод җитәкчелеге тимер-бетон әйберләр цехы төзүне һәм измә-бетон җитештерүне эшләтеп җибәрүне планлаштыра.
Алда нәрсә?
- Тотрыклы икътисади үсешне һәм социаль даимилекне тәэмин итү буенча кризиска каршы беренче чираттагы планнарны тормышка ашыруда зур эшләр башкарасы бар, - дип басым ясады район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Район территориясендә теләсә нинди бизнесны урнаштыру, үзләштерү һәм шуннан соң җәелдерү өчен бизнес-инвесторлар эзләү белән район җитәкчелеге актив шөгыльләнә, конкрет тәкъдимнәр һәм идеяләр буенча сөйләшүләр алып барырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев