Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында игенчеләре 79106 тонна бөртек суктырдылар

"Авангард" ҖЧҖда узган киңәшмәдә сүз кыр эшләре турында барды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашуга чакырылган рес­публиканың атказанган агрономы Иосиф Левин, чимал сатып алу буенча "Казанский" МЭЗ гендиректоры урынбасары Альбина Вәлиева һәм "Центрсельхозхимия" ҖЧҖ гендиректоры Вячеслав Медведев игътибарны майлы шепкә игүнең (элегрәк авыл хуҗалыгы техникумында узган семинарда ул хакта сүз булган иде) һәм республикада аны тормышка ашыр­ган шартларда икътисади яктан файдалы булуына тагын бер кат юнәлттеләр, шулай ук сусыз аммиакны кертү буенча комплекслы шартлар да тәкъдим ителде.
Семинарның төп өлеше кыр эшләре барышына багышланды. Һава шартлары эшне сүлпәнәйтергә мөмкинлек бирми, шуңа да уракта катнашучылар кояшлы көннәрне тулысынча файдаланалар. Район кырларында арпа урып-җыю тәмамланып килә, хуҗалыклар сабан ашлыкларына төштеләр, чәчүлек орлык салалар, азык әзерләү дәвам итә, туфракны төп эшкәртү бара.

Билгеләп үтелгәнчә, иң югары уңыш "Колос" кырларында (гектардан 47,8 центнер), "Авангард"та (31,2), "Сафиуллов" КФХда (30), "Красная Поляна" КФХда (28,5), "Казаков" КФХда (27,8), "Парадиз"да (26,8).

"Маяк" ҖЧҖ, "Новая заря" ҖЧҖ һәм зур булмаган 5 КФХ бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны тәмамладылар.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның иң күп мәйданнары "Яңа юл"да җыелган - 83 процент, "Парадиз"да - 76, "Содружество" - 72, "Тетюшское" УПХ - 70. Барлыгы район буенча мәйданнарның 77,3 проценты җыелган.

Орлык сыйфатына аерым игътибар бирү тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков билгеләп үткәнчә, сорт яңарту һәм сорт алмашу белән даими шөгыльләнергә кирәк. Районда чәчүлек орлык­ларның кимендә 90 проценты югары репродукцияле булырга тиеш, чөнки 2015 елда шундый күрсәткечләре булган хуҗалыкларга гына субсидия биреләчәк. Шулай ук, яңа шартлар буенча бюджет средстволары күпьеллык үлән басуларының 80 проценты дүрт елдан артмаган хуҗалыкларга бүлеп биреләчәк.

Район башлыгы Валерий Чершинцев җирлек башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең игътибарын игенчелек культурасына һәм юл буе полосаларын тәртипкә китерүгә, авыл исемнәреннән башлап, юнәлтте. Бүгенге көнгә район чәчүлек орлык белән 69 процент тәэмин ителгән. "Тетюшское" УПХ, "Нива", "Содружество", "Новая заря", "Маяк" көзге чәчүгә кереште. Планда билгеләнгән мәйданнарның 14 проценты чәчелгән. "Содружество" көзге шепкәне орлык өчен чәчә.

Һәр көн район кырларындагы хәлгә үзгәрешләр кертә һәм шуның белән изге максатка - үстерелгәнне җыеп алуга якынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев