Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр барлык товарларны сатып бетергәннәр

Республикада көзге ярминкәләр башланды.

Шуларның беренчесендә безнең район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнаштылар. Казанлыларга 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 13 авыл җирлеге, райпо үз продукцияләрен - сөт, ит, балдан алып банкаларда тозланган әйберләргә кадәр тәкъдим итте. Башкалада яшәүчеләр тарафыннан ит (2,5 тоннадан күбрәк саттылар), бәрәңге, балык (ярты тонна сатылды), тере бәрәннәрне дә сатып алып бетерделәр, шулай ук бөртек фуражы (46 тоннадан күбрәк) һәм төргәкләнгән салам аеруча да сорап алынды. Тәтешлеләр ярминкәгә 29 машинада бер ярым миллион сумлык товар белән бардылар.
Сергей Казаков, Мария Приказчикова, Дмитрий Майоров, Дамир Шәйдуллов, Шәүкәт Хөсәенов крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм башкалар, шулай ук "Маяк", "Бакырчы", "АгроСоюз" авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре ярминкәдә актив катнаштылар. Бәяләр дә, әлбәттә инде, бәйрәмчә булды: дуңгыз ите 230 сумнан сатылды, терлек ите - 270тән, бәрән ите - 320дән, бәрәңге килосы 10 сумнан, сөт - бер литры 28-30 сумнан.
Тәтешлеләр һәрчак сәүдә итә торган "Җиләкле Бистәсендә" безне инде беләләр һәм көтәләр, чөнки район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иң яхшы, сорап алына торган товарларны алып баралар, өстәвенә, бәяләр дә кулай, - дип уртаклашты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Евгений Волков. Тәтешлеләрнең киләсе ярминкәсе Казанда 24 сентябрьдә булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X