Тәтешлеләр давыл китергән нәтиҗәләрне тикшерә
Район штабының төгәл эш итүе, район башлыгының шәхси контрольлеге нәтиҗәсендә барлык кичектергесез хезмәтләр бердәм эшләделәр.
Көчле җил шәһәрдә күп катлы сигез һәм унбиш шәхси йортка шактый зарар китерде. Районның авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы максатындагы 10 корылмага зыян килде. Бүген төзелеш оешмалары - "Надежда", "СтройИнвест" ПМК", "Тетюши Жилсервис" - ремонт эшләре белән мәшгульләр.
Белгечләр иминият алу өчен документлар җыялар һәм финанс ярдәме сорап республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү өчен иминиятләштерелмәгән милеккә актлар әзерлиләр.
"Җитди аварияләр күзәтелмәде, әмма эш җитәрлек булды, - дип журналистлар белән уртаклашты Тәтеш район электр челтәрләре начальнигы Виктор Демагин. - Дүшәмбе көнне диспетчерлыкта телефон тынып тормады".
Буран сынавын энергетиклар намус белән үттеләр, бу ел дәвамында электр белән тәэмин итү эшләрен башкаруда аларның һөнәри осталыкларын тагын бер кат исбатлады.
Ул көннәрдә район электр челтәрләрендә 7 бригада эшләгән, районга чыгу өчен өч "Буран" һәм теләсә нинди юлдан йөри ала торган автомобиль җәлеп ителгән. Диспетчерларның оперативлыгы нәтиҗәсендә, килгән зыян турындагы һәр сигнал шунда ук эшкәртелгән. Үз "хуҗалыкларын" яхшы белгән ремонтчылар авария булган урыннарны тиз арада тапканнар һәм төзәткәннәр.
Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында ут сүнүне тиз арада көйләп җибәрү беренче эш булган. Мәсәлән, Кече Тормы фельдшерлык-акушерлык пункты. Юл булмау сәбәпле, ярдәм күрсәтергә бара алмаган бердәнбер авыл - ул Зеленовка. Иоково, Берлек, Олы Тормы, Байраш, Алабирде һәм районның башка торак пунктларында вак-төяк җитешсезлекләр бетерелгән. Шәһәрнең шәхси йортларында ут сүнү сәбәпләре, нигездә, үткәргечкә сынып төшкән агач ботаклары булган.
Тәтеш юлчыларының бөтен техникасы эшкә әзер була. Өч КамАЗ, К-700, роторлы машина иртәнге 4тән үк юлларны чистартырга чыгалар. 8дән соң район буенча барлык юнәлешләрдә 14 техника эшли. Утыздан артык кеше, юл эшчеләреннән алып, администрация хезмәткәрләренә кадәр, эштә булган. Аларның һәркайсы рация һәм кәрәзле телефон белән тәэмин ителгән.
"Тәтеш" юл ремонт-төзелеш участогы начальнигы урынбасары Иршат Әхтәмов әйткәнчә, тәүлек әйләнәсе дежур оештырылган. "Ямбакты, Никифоровка, Урюм һәм башка торак пунктлар юнәлешендәге юллар иң катлаулы участоклардан саналалар", - дип сөйләде ул.
Юлларны чистарту эшләре дәвам итә.
Буранлы көннәрдә районда ике юл-транспорт вакыйгасы булды: шәһәр үзәгендә һәм Тәтеш - Ульян автоюлының 19нчы километрында. Район ЮХИДИ бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Фаризов әйтүенчә, "Волга" шоферы, кар көртен әйләнеп узганда, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, шул вакытта юл чистартучы КамАЗга бәрелә. Бәхеткә каршы, үлүчеләр юк.
Билгеле булганча, түбәләрне каерып ташлануының, корылмаларның зыян күрүләренең төп сәбәпләренең берсе аларның тузган булулары яки төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуы. Юлларга һәм йортларга агач ботакларының сынып төшүләре дә - шулай ук яңа проблема түгел.
Җил-давылның янә кабатлануы мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев