Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Хуш, Май чабу бәйрәме!" дигән күмәкләп күңел ачу киң колач белән узды.
Бәйрәм алдыннан зур ярминкә булды: авыл халкы шәһәрлеләрне төрледән-төрле товарлары белән сөендерде. Иртәдән үк җырчы-хатын-кызлар халыкны коймаклар белән сыйладылар. "Май чабу" бәйрәме - ул гасырлардан бирле сакланып килүче матур гадәт. Халыкның аны саклап калуы бик тә әйбәт. Ул - яз, яхшылык, күңел ачу бәйрәме. Олысының да, кечесенең дә бүген әлеге йоланы күңеленә сеңдерүе бик яхшы", - дип фикерләре белән уртаклаштылар "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре. Алар, мәсәлән, бәйрәмгә 600дән артык коймак пешергәннәр һәм тәтешлеләрне баллы, каймаклы, кайнатмалы коймаклар белән сыйладылар. Коймакларның башка "рәтләрендә" дә кунакларны колач җәеп көтеп тордылар. Бәйрәм үзәгеннән читтәрәк урнашкан эш осталары сувенирлары палаткалары янында да зур җанлылык хөкем сөрде.
Район мәдәният йорты каршындагы сәхнә күңел ачу үзәге булды, аның хезмәткәрләре кызыклы декорацияләр белән, халыкчан итеп берсеннән-берсе матур театральләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Музей, үзәк китапханә, авыл мәдәният йортлары вәкилләре, үзешчән артистлар күңелле җырлары һәм биюләре белән язны каршыладылар. Бәйрәм карачкысы тамашачыларның алкышлары астында дөрләп янып китте. Әлеге йола белән кышны озаталар, шулай итеп, барлык күңелсезлекләрне һәм бәхетсезлекләрне оныталар. Шул мизгелдән яз үзенең тулы хокукына керде.
Нет комментариев