Үзеңнең тормыш эшчәнлегеңдә калдыкларны җыештыра белү безнең культурабызны күрсәтә.
Шәһәребездә көнкүреш калдыкларын җыю өчен чүп савытларының бармак белән генә санарлык булган вакытларны хәтерлим әле. Берничә йөз метрга барырга туры килгән йорт хуҗалары ул чакта моңардан канәгать түгел иделәр. Хәзер инде, чүп җыю өчен 60 мәйданчыкта 65 бункер һәм 90 контейнер урнашкан, алар корылмалардан бер адым ераклыкта гына. Шулай да чиста тротуарлар һәм яшел чирәмлекләр арасыннан төрле "эчлекләр" белән ташланган пакетлар күрергә мөмкин. Алар бәйләнгән булсалар алай ук күзгә ташланмыйлар әле, ә инде этләр сөйрәп йөргән очракта калдыклар күзәтүчесез хайваннарның кай тарафка юл алуын күрсәтеп торалар. Пакетларны контейнерга кадәр илтү шулкадәр авыр микән?
Яңа буялган һәм йортта яшәүчеләр пөхтә итеп чыгарган чүп савытларының чиста мәйданнарын күрү күңелгә ятышлы. Аяк астында торган урыннарда андыйлар ешрак очрый. Хәтта кеше күп йөри торган тыкрыкларда, "Кадриль" кибете янәшәсендәге кебек, яз җиткәч ике машинага кагылырга урын юк иде: киселгән ябалдашлы чия агачы контейнерны гына түгел, юлның бер өлешен дә томалаган. Чокыр-чакырлар янына ташланган эскерттәй калдыклар турында сөйләп тә торасы юк.
"Контейнер үз вакытында бушатыла, әмма чүпне бирегә җиңел һәм йөк машиналарында китереп бушаталар. Күргәч орыштым, ләкин шоферларга барыбер, колакларына да элмиләр", - ди Осипенко урамында яшәүче Любовь ханым, ачуланып.
Карл Маркс урамындагы контейнер янында да шундый ук сүзләрне ишеттем. Биредә берничә метрга чәчелгән өзгәләнгән оргалит кисәкләре, суыткычның эре тимерләре аунап ята, әрҗә артына үз хезмәтен үтәгән диван "яшеренгән".
Ә Вахитов урамында аңардан да "кәттәрәк", кайдандыр сүтелгән корылманың тулы бер стенасы өеп куелган.
Мондый "бүләкләр" аркасында "Жилсервис" тагылма арбасы булган МТЗ-80не һәм ике йөк төяүчене эшләтергә мәҗбүр. Контейнерлар тирәсендәге чүп-чарны җыючы хатын-кызларга да җиңелләрдән туры килми. Безгә үзебез яши торган уртак йортыбызның чисталыгын кайгыртучы хезмәт кешеләренең эшен хөрмәт итәргә өйрәнергә вакыт.
Белешмә өчен: шәһәр халкыннан норматив буенча бер елга 11,123 мең кубометр чүп барлыкка килә, ә чынлыкта "Жилсервис" көче белән 20 мең кубометрдан күбрәк чыгарыла.
Чүп җыю һәм барлыкка китерү нормативларын арттырган өчен, ул бер кешегә 1,1 кубометр тәшкил итә, торак хуҗасы калдыкларны җыючы идарәче оешмага өстәмә түләргә тиеш. Куркыныч чүплекләрне хәтерләтеп торучы ботакларга килгәндә, аларның хуҗаларын административ җаваплылыкка тартырга мөмкин.
Төзекләндерү кагыйдәләрен штраф аркасында акчадан мәхрүм калудан саклану өчен генә үтәргә кирәк дип санамыйк, бары тик намус кушканча яшәргә вакыт.
Нет комментариев