Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләргә проект ышаныч өстәде

Тәтешлеләрнең республика "Бизнес класс" белем проектында катнашуы уңышлы булды.

Бу адымлап бара торган программа эшкуарларга үз бизнесларын ачарга, гамәлдәге бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрергә, бизнес-мохиттә юнәлеш табарга ярдәм итә.
Финанслауны Россия Google һәм Саклык банкы компанияләре гамәлгә ашырды. Алар озак вакытка салынган инвестицияләрнең эшкуарлык активлыгының үсеш алуы нәтиҗәсендә капланачагына исәп тоталар.
Яшьләребезнең пилот проектында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге булуы сөендерә. Аңарда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының икътисади фәннәр укытучысы Шамил Гафуров җитәкчелегендә 3нче курсның 19 студенты катнашты.
"Алар тәкъдимне бертавыштан ка­бул иттеләр. Яшьләрнең белем хәзинәләрен тулыландырырга теләү­ләре бик әйбәт. Безнең шундый чараларда катнашу тәҗрибәбез бар инде. Өченче ел "Яңа гына эшли башлаган фермер" Бөтенроссия акыл уенында үзебезне күрсәткән идек, - ди Шамил Иргиз улы. - Районыбыз территориясендә ясмык үстерү буенча бизнес-план проектын уңышлы яклап, без финалга чыга алдык".
Студент Дмитрий Гришин тәэсирләре белән уртак­лаша: "Үз эшен ачарга теләүчеләр өчен, "Бизнес класс" - үзлегеңнән камилләшүгә бер дигән этәргеч. Программа кысаларында миңа билгеләнгән остаз тәҗрибәле эшмәкәр иде. Ул эшлекле киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бирде. Видеодәрес­тән соң мин тест уздым. Әлеге проект мине эшмәкәрлек эшчәнлеге, клиентлар белән аралашу нечкәлеге, документлар белән эш итәргә өйрәтте, шулай ук үз-үземне рекламалау нигезләре белән дә таныштым.
"Материалларны тәкъдим итү бик тә кызыклы, чөнки чын профессионаллар үз тәҗрибәләре белән уртак­лашалар. Эшеңне башлап җибәрүгә булышлык итүче куәтле этәргеч, үз көчеңә ныклы ышаныч барлыкка килә", - дип уртаклаша Екатерина Волкова.
"Тәтеш районына 56 кешене өйрәтү бурычы җиткерелде, теләүчеләр тагын да күп иде (126). "Бизнес класс программасында катнашу бик тә уңайлы, чөнки ул төп эшеңнән аермый һәм моның өчен беркая да барып йөрергә кирәкми, - ди райбашкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Гүзәл Җамалетдинова. - Программада актив катнашучылар саны буенча 4нче урын - бу республиканың 45 муниципаль берәмлеге арасында безнең район өчен лаеклы күрсәткеч. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев та эшмәкәрлекне үстерү программасында катнашты. Аның казанышы белән горурланабыз - ул 33 мең катнашучы арасында 5нче урынны алды. Ярты елга сузылган "Бизнес класс" проектында яңа гына эшли башлаган эшкуарлар һәм кече бизнес милекчеләре икътисадның реаль секторында барлык кирәкле белемнәрне алдылар һәм, мин ышанам, аларны гамәли эштә тулысынча файдаланырлар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев