Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләрне сөендерергә тырышачакбыз

Тәтештәге эшлекле хатын-кызлар "Атлантида" клубына мартта биш ел тулды.

Зур булмаган коллективка бу мөһим дата. Шушы вакыт аралыгында берләшмә актив, бай тормыш белән яши. Күбесенчә, аның алыштыр­гысыз оештыручысы һәм җитәкчесе Нина Новикова ярдәмендә.
- Нина Валентиновна, клуб оештыру идеясе ничек туды? Шул хакта сөйләгез әле.
- Эшлекле хатын-кызларны бергә җыйнау теләге, лаеклы ялга чыгар алдыннан барлыкка килде. Сарыф итеп бетерелмәгән көч калды, шулай ук бу вакытта минем берничә хезмәттәшем пенсиягә китте һәм алар әлеге ниятемне хупладылар.
- Беренче вакытларда нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде? Берләшмәнең исеме нәрсәне аңлата?
- Район җитәкчелеге безнең башлангычны хуп­лады, бина бирде, хәйриячеләр кулдан килгән кадәр ярдәм иттеләр, матди база булдырылды. Хәзер клуб фәкать анда йөрүчеләр хисабына гына "яши".
Буада 2011 елда узган җыр фестивалендә катнаштык. Конкурска әзерләнгән вакытта тамашачы безне озак хәтерләсен өчен, үзебезне ничек күрсәтергә кирәклеге турында шактый уйладык. Төркемебез репертуарында "Атлантлар" музыкаль әсәре бар иде. Клубыбызның исеме нәкъ тә менә шулай барлыкка килде, андагы һәр хәреф үз мәгънәсен йөртә. Мисалга, А - активлар, т - толерантлылар...
- Клубта ничә хатын-кыз һәм алар кем­нәр?
- Даими йөрүчеләр - унбер. Тамара Яшукова - музыканы гаҗәеп яхшы белүче һәм оештыру сәләтенә ия булган зур оста, Наталья Шәрипова - талантлы кеше, хатын-кыз-шәхес турындагы авторлык программасының җитәкчесе, бер дигән сценарий язучы һәм алып баручы, Вера Скурихина - "Мәгариф һәм мәдәният" программасының төп координаторы, Галина Зотова безне күңел күтәренкелеге белән дәртләндереп тора. Наталья Башина, Татьяна Рафаилова, Ирина Большакова, Наталья Курьянова, Любовь Протасова, Татьяна Хохлова - аларның һәркайсы үзләренчә бердәнбер һәм хөрмәткә лаек шәхес. Безгә төрле яшьтәге кызыксынучан хатын-кызлар даими килә. Бу бик тә сөендерә. "Атлантида"ның ишекләре һәркем өчен ачык.
- Берләшмәгез нәрсә белән шөгыльләнә?
- Республика конкурс­ларында катнашабыз. Шуларның берсе - социаль әһәмиятле, ТР Министрлар Кабинеты гранты, анда без җиңүчеләр булдык. Авторлык һәм иҗат программалары эшләп чыгарабыз. Мисалга, киләсе ел планында - "Россиянең бөек буыны" программасы. Өстенлек­ле юнәлешләрнең берсе - үзешчән сәнгать.
- Сезнең кебек тынгысыз кешеләрнең, әлбәттә инде, киләчәккә планнары бар...
- Безнең девиз - "Камилләшергә беркайчан да соң түгел". Моның белән барсы да әйтелә. Алга таба да актив эшчәнлек белән шөгыльләнәчәкбез һәм тәтешлеләрне сөендерергә тырышачакбыз.
- Шәһәрдә яшәүчеләр өчен үзегезнең бишьеллыкка берәр сюрприз әзерлисездер әле, мөгаен...
- Сигез апрельдә сәгать 3тә район мәдәният йорты сәхнәсендә "Бары мизгел генә бар..." дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячакбыз. Анда һәркемне шатланып көтеп калабыз.
- Әңгәмәгезгә рәхмәт.
Җылы сүз белән
Кыска гына вакыт эчендә "Атлантида" актив һәм максатчан хатын-кызлар өчен тормышның бер өлешенә әйләнде.
Наталья Шәрипова: "Берләшмә оештыры­лу белән минем өчен яңа дөнья ачылды. Фикердәшләр коман­дасында эшләү һәм иҗат белән шөгыль­ләнү, күптөрле яңа белем алу, яшьләр белән тәҗрибә уртак­лашу икеләтә шат­лык­лы. Уен-тамашалар бе­лән үткәрелә торган кичәләр күңелемә бигрәк тә хуш килә".
Наталья Башина: "Эш­лекле хатын-кызлар клубы - ул минем юаныч, анда тәмләп чәй эчеп, тормыш мә­шәкатьләреннән ял итәсең. Балачактан җырлыйм, дөрес, үзем өчен генә, шуңа да сәхнәдә чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу өстәмә көч-куәт бирә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев