Урамнарда да, кибетләрдә дә, хезмәт коллективларында да булачак референдум турында сөйлиләр.
Авыллар инде берничә елдан бирле төзекләндерүгә акча җыйсалар, шәһәрлеләр өчен бу әле яңалык, чөнки аларның катнашыннан башка да фонарьлар яна, юллар салына һәм чистартыла, чүп-чар чыгарыла... Моңа күнектек. Яңа елга чыршының да матур булуын, тротуарларның да чистартылуын телибез. Һәм боларның күпмегә төшүе, салымнардан җыелган акчаларның шәһәрне карап торуга җитү-җитмәве хакында беркем дә уйлап карамый.
Белешмә: Ел саен шәһәр бюджетына барлык салымнардан уртача 23 миллион сум акчакерә.
Мәсәлән, көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен без айга 24 сум 67 тиен түлибез, ә контейнерларга күпме пакет, капчыклар, өстәвенә тагын тиешсез булмаган башка әйберләр дә ташлыйбыз. Шәһәр урамнарын яктыртуга зур акчалар сарыф ителә.
Белешмә: Шәһәр урамнарын яктыртуга айга уртача 500 мең сум сарыф ителә. Бу максатларга еллык бюджетта 4 миллион 947 мең сум каралган.
Шәһәрнең барлык урамнары да яктыртыла.
"Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлегендә (аңа Любимовка, Красная Поляна, Питомник керә) - 109 урам. Аларга 1700 яктырткыч куелган. Бер яктырткычны ремонтлау 1200 сумга төшә. Яңасын кую - 7000 сум.
Һәр шәһәрле лампаларның якты булуына һәм имин йөрүгә хокуклы. Проблемаларны чишүнең үзара салым кебек алымы шунысы белән әйбәт, халыкның матур һәм уңайлы яшәү теләген Татарстан хөкүмәте дә хуплый, моңа бюджеттан дүрт тапкыр күбрәк акча бүлеп бирә. Әйтик, без 1 миллион сум җыябыз ди, республика дүртне бирә, ә биш миллион сумга шәһәр өчен ниндидер бер яхшы эш башкарырга мөмкин. Гәҗитебездә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев әңгәмәсеннән соң, шәһәрлеләрдә сораулар барлыкка килде һәм ул бүген шуларга җавап бирә.
- Референдумга кая барырга кирәклеген без ничек белербез?
- Адресы һәм тавыш бирү вакыты күрсәтелгән чакырулар һәркемгә җибәреләчәк. Тавыш бирү беркетелгән сайлау участокларында 20 ноябрьдә 7дән 20 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
- Әгәр референдум акча җыярга кирәк дигән карарга килсә, бу эш ничек башкарыла, моңа алдакчылар кушылмаслармы?
- Акча җыю муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты белдерүе нигезендә, банк реквизитларын кертеп, шулай ук түләү тәртибе турындагы хәбәр белән, үткәрелә. Түләүләр банк һәм/яки почта оешмалары аша гамәлгә ашырылачак, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә хәл ителә.
- 500 сум түләргә тиеш булмаган гражданнар бармы?
- Үзара салым акчасын, I группа инвалидлардан, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан һәм инвалидлардан, аларның тол калган хатыннарыннан, ишле гаиләләрдән, көндезге бүлектә белем алучы студентлардан, урта гомуми белем учреждениеләре укучыларыннан кала, шәһәрдә даими теркәлгән 18 яшькә җиткән гражданнар, җирле референдумда катнашуларына һәм тавыш бирүдәге мөнәсәбәтләренә карамастан, түлиләр.
- Әгәр минем гаиләм акча түләсә, ә күршеләр юк, ким дигәндә үземне юләргә санаячакмын.
- Үзара салым акчасын вакытында түләмәгән гражданнардан ул федераль закон тәртибендә тотып калыначак.
- Халык акчасына нинди эшләр башкарылачагы һәм моның күпмегә төшәчәге хакында төгәлрәк әйтеп булмыймы?
- Беренчедән, урамнардагы иске яктырткычларны яңартырга, аларга шәһәр бюджетыннан шактый акча тотыла, планлаштырабыз. Шәһәрдә энергияне янга калдыра торган фонарьлар куюга смета референдум карарыннан соң төзеләчәк. Моны тормышка ашыруның якынча бәясе 7-8 миллион сум, калган средство шәһәр территориясен төзекләндерүгә юнәлтеләчәк, нигездә - болар юллар, тротуарлар салу һәм ремонтлау.
Белешмә: 1 квадрат метр юлны вак таш-ком катнашмасы белән ремонтлау - 900-950 сумга төшә, асфальт белән - 1000-1200 сум, тротуарлар - 1500-1700 сум.
- Акчаның тотылуына ничек контрольлек ителәчәк һәм алар максатчан файдаланылачакмы?
- Керәчәк акчага махсус счет ачылачак. Аның максатчан тотылышына контроль-хисап палатасы, финанс-бюджет палатасы, казначылык департаментының территориаль бүлеге контрольлек итәчәк.
Шәһәр башлыгы җирле референдумда кабул ителгән карарларның үтәлеше турында елга бер тапкыр халык алдында хисап тотачак. Отчетлар районның рәсми сайтында һәм мәгълүматлар стендында урнаштырылачак, тәтешлеләр сорауларына гәҗит аша да җавап бирә алачакбыз.
Нет комментариев