Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешнең почта хезмәткәрләре елга йомгак ясадылар

Почта бүген нәрсәне күз ал­дында тота?

Без аны га­ди итеп почта хез­мәте дип атап йөртәбез. Бире­дә тулы бер төркемдәге хез­мәтләр күрсәтелә - хатлар, гәҗитләрне илтеп тапшыралар, посылкалар, акча җибәрәләр һәм кабул итәләр, пенсияләр һәм пособиеләр бирәләр, коммуналь түләүләр җыя­лар. Әлеге гадәтләнел­гән күренешләрдән тыш, поч­та элемтәләрендә ин­тернет-хезмәтләр, кәрәз­ле телефон, иминият ком­пания­ләре, тимер юл һәм авиабилетлар, көн­кү­реш кирәк-яраклары то­варла­ры сатып алырга була. Тәтеш Кама Тамагы поч­тамтының почта китерү һәм эшкәртү цехы бердәм коллекти­вын­да 19 почта элемтәсе бүлеге, 4 элемтә пункты, өч киоск һәм бер кибет эшли. Барлыгы 99 кеше.
Үзләренең көчләрен алар сыйфатка, хезмәтләрнең файдалана алырлык булу­ына, предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген артты­руга һәм хезмәтләрнең абруен үстерүгә юнәлтә­ләр. Хезмәтләр кү­ләменең үсүе һәм узган елда керем артуның уңай динами­касы Россия Почтасы хезмәтләренә район халкының соравы тотрыклы булу­ын күрсәтә. Ке­шеләрнең бер-берләренә хат җибә­рүләре сөендерә: үткән елда Тәтештән 63 мең данәгә якын хат коррес­понденциясе озатылган, ә посылкаларны почта хезмәткәрләре 6 меңгә якын кабул иткәннәр һәм эшкәрткәннәр. Хатлар һәм посылкалар 210 тоннага "тарткан". Тәте­шлеләрнең укырга яратулары тагын да зур шатлык. Хат ташу­чылар 762 мең 491 данә гә­җит-журналны тиешле хуҗаларына илтеп тапшыр­ган.
- Быел да почта хезмәткәр­ләре үзләренең табышла­рын арттыруга юнәлтелде­ләр. Район гәҗитен яздыру буенча эшләр шулай ук мөһимнәрнең берсе, безнең икътисад аңа таяна да инде, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Кама Тамагы поч­тамты начальнигы Илнур Мингалиев. - Безнең төп бурыч - халык белән актив эшләү, ихтирамлы, кешеләрнең сорау­ларына игътибарлы булу.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семе­нычев почта службасы хезмәткәрләренә уңышлы эшләре өчен рәхмәт бел­дерде. Районда, тулаем рес­публикада үсешнең уңай булуы турында сөйләп, ул җәмгыятьнең җи­теш­леге һәрбер кешенең шәхси катнашына бәйле икәнлегенә басым ясады. Эш­ләп табу омтылышы хезмәт сыйфатын яхшыр­ту теләге белән тәңгәл килергә тиеш. Район гәҗитенә подписка вакытында үткән елгы яхшы нәтиҗәләрне билгеләп үтеп, райбашкар­ма комитеты җитәкчесе тиражны хәзер дә киметмәскә чакырды: "Бер тигезлектә тотарга!"
Исегезгә төшерәбез: "Тәтеш таңнары"на ("Авангард") ва­кытыннан алда подписка бара. Ярты елга язылу бәясе - 620 сум 70 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев