Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә кино яши һәм яшәячәк

"Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә яңадан җиһазландырылган кино залын ачу тантанасы булып үтте.

Беркемгә дә сер түгел, узган йөз еллыкның 90нчы елларында илебезнең кино индустриясендә таркалыш күзәтелде. Моның белән бәйле рәвештә безнең шәһәрдә дә фильмнар күрсәтүгә сорау булмады. Шул исәптән, зур экраннарга алмашка телевидение һәм интернет килде. Әмма, барлык авырлыкларга карамастан, 2003 елда кинотеатр янә үз ишекләрен ачты, ә дүрт елдан соң, халыкны наркотиклаштырудан профилактикалау буенча максатчан рес­публика программасы нигезендә күчерелгән акчага санлы төрдәге фильм күрсәтү өчен җиһаз сатып алына.
"Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәге 2010, 2011 елларда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантын оту бәйгесендә катнаша. Отылган акчага район авыллары клубларында, балалар лагерьләрендә, интернат-йортларда, шулай ук шәһәр паркында ачык һавада фильмнар күрсәтү өчен күчермә җиһаз булдырыла.
Ике ел элек кинотеатр иң яхшы мә­дәният, сәнгать һәм киноматография учреждениеләренә ярдәм итүгә ТР Хөкүмәте гранты ота, аны 3Д форматында фильм күрсәтү мөмкинлеге булсынга видеопроекцияле яңа җиһаз алуга тота. Ләкин, билгеле булганча, вакыт бер урында гына тормый.
Май башында, Россия киносы елында, РФ Мәдәният һәм кино Фонды министрлыгы ярдәмендә кинотеатр өр-яңа җиһаз белән эшли башлый.
Шәһәр кунагы, безнең якташыбыз, "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Владимир Батраков шәһәрдә яшәүчеләрнең югары сыйфатлы кино карау мөмкинлеге булуына ихластан сөенде. "Кино яши һәм яшәчәк", - диде ул.
Тамашачыларны күңелләрен җыр һәм бию номерлары тагын да җилкендерде, чараны алып баручы Мария Ложкина кино сәнгате тарихы белән таныштырды, яңа җиһаздан карау мөмкинлекләре булды.
Бу вакыйга барлык яшьтәге тәтешлеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Шәһәребездә яшәүчеләрнең фильм премьераларына йөрүләре матур гадәткә әйләнер дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X