Бәйрәм чараларының ямен җибәрмәс өчен, тәтешлеләргә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
"Кунакларга хезмәт күрсәтүче район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләренең барсына да сәүдә нокталарын, шашлык кыздыру, сәхнә күренеше урыннарын янгын сүндерүнең беренчел кирәк-яраклары белән тәэмин итү зарур", - дип кисәтә районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. - Электр үткәргечләр электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләренә төгәл туры килергә тиеш". Ул шулай ук палаткалар, чатырлар һәм урман яны полосаларында янгынга каршы аралыкларны үтәүгә игътибар итәргә тәкъдим итә.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга административ йогынтыдагы катгый чаралар кулланылачак.
Нет комментариев