Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә Укытучылар көненә багышланган район бәйрәме үтте

Уку йортлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре делегацияләре бер-берләре белән аралашу өчен иртәрәк килделәр. Район мәдәният йортына керү юлында укучылар тарафыннан флешмоб узды, фоейда районның мәгариф учреждениеләре коллективларының кул эшләнмәләре һәм "Минем яраткан педагогым!" фотоэш селфи-марафоны тәкъдим ителгән иде. Укучылар шулай ук педагогия хезмәте ветераннары белән бәйрәм истәлеге буларак рәсемгә...

Тантана башлануын белдереп, кыңгырау чыңлады. Сәхнәдә нәкъ тә менә мәктәптәге сыман: парта, такта. Әмма бүген укучылар утыр­мыйлар, укытучының һәрбер сүзенә игътибар итеп, җыелучыларга ихлас күңелдән шатлык бүләк итәргә тырышалар. Бүген барысы да педагог­ларга багышлана - авыр һәм мактауга лаек һөнәр ияләренә, "...олы йөрәкле, шуңа күрә дә күңелләре иркен" һәм "вак-төякләр юк, барысы да әһәмиятле" булучылар өчен.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мәгариф хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул һәрбер кешенең тормышында укытучы белгечлегенең мөһимлеген билгеләп үтте, яңа буынның уңышлы киләчәге хакына сабырлыклары һәм тырышлыклары, хезмәтләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, җитешлек, бәхет теләде. Мәгарифтә фидакарь хезмәтләре белән аерылып торучылар эштәге уңышлары өчен грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Озак еллар үзләрен мәктәпкә багыш­лаган ветераннарга җылы эчтәлекле теләкләр күп әйтелде.
"Кайвакытта без бәйләнүчән булабыз, яңаны танымыйбыз, кайвакытта вакытның бик тиз алга чабуы турында онытабыз... Барысы ды алышына, без дә үзгәрәбез, - дигән сүзләр яңгырый алып баручы тарафыннан, бу вакытта экранда хөрмәтле ветераннарның рәсемнәре бер-бер артлы алышынып торды. - Тәрбия­ләнүчеләребездә канатлар үссен, алар белемле, ышанычлы, кыю һәм берникадәт үҗәт, ләкин намуслы һәм игелекле булсын өчен үзебезнең бар көчебезне куярга әзер".
"Тиз үзгәрешләр гасырында яшибез: мәгарифнең эчтәлеге алышына, яңа белем бирү технологияләре барлык­ка килә. Бары бер нәрсә какшамый - укытучының роле, - дип басым ясады райбашкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина. - Районыбыз педагоглары һәрвакытта югары һөнәри осталык сызыгында торалар, совет педагогикасының традицияләрен арттыралар".
Укытучылар һәм һәркем үз иткән җырчылар башкаруында күңел кылларын тибрәтерлек, аһәңле җырлар яңгырады. Тамашачылар "Әкият" балалар бакчасы сабыйларын, "Лунный кораблик", "Забава", "Данса" коллективларын, Киртәле урта мәктәбенең "Пайгоня" фольклор ансамблен ихластан алкышладылар.
Тәтеш татар урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфлары куйган "Укытучы тормышыннан бер көн" видеоролигы Интернетны шау-гөр китердеме яисә юкмы белмим, әмма үз максатына иреште. Педагог-оештыручы Елена Емельянова җитәкчелеге астында иҗат ителгән фильм беренче күренештән үк залны әсир итте һәм үзенең үткен карашы, көлкегә юнәлтелгәнлеге белән кәефләрне күтәрде.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең сценарий язучыларына да тиеш­ле бәяне бирергә кирәк: көлке һәм җыр, биюләр һәм күңел ачулар бик шәп килеп чыкты.
Районыбызның педагогия берләшмәсе иҗат коллективының тату гаиләсе аерым бер мохит булдыра алды. Бу көнне шактый җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар еш кабатланачак әле, чөнки моның өчен һәрвакытта сәбәп бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев