Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә XVI Ачык республика “Йолдызлык-Созвездие-2016” телевизион яшьләр эстрада фестиваленең район этабы финалы узды

Әле кайчан гына яшь талантлар авыл җирлеклә­ре мәдәният йортларын­да җырлаганнар һәм биегәннәр иде. Берничә атнадан шуларның иң сәләтлеләре районның үзәк сәхнәсендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Нәни артистлар пәрдә артында, бизәнү бүлмә­сендә һәм фойеда чыгыш ясарга әзерләнәләр. Балаларга караганда, аларга көч биреп торыр­га килгән әти-әниләре һәм тәрбиячеләре күбрәк борчылдылар бугай.
"Мин бер дә дулкынланмыйм, чөнки бакчада да биедем. Без озак әзерләндек. Бүген татар бию­ен башкарабыз", - диде сәхнәгә чыгар алдыннан "Данс" ансамблендә шөгыльләнүче 5 яшьлек Ки-ра Никитина.
Финал көне минутлап төзелгән иде: беренче булып балалар бакчала­ры чыгыш ясадылар, алардан соң авыл җирлек­ләреннән килгән ба­лалар үз иҗатларын күрсәтте­ләр, йомгак­лау өлешендә финалда җиңү өчен шәһәр мәктәп­ләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары көч сынаштылар.
"Конкурста катнашучыларны бәяләү тәр­тибе миңа таныш, чөнки бәйгедә жюри әгъзасы буларак беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Алдагы ел белән чагыштырганда, катнашучыларның әзерлек һәм осталык дә­рәҗәләре шактый югары. Күбесенең чыгышлары режиссурасы һәм драматургиясе белән аерылып торды. Репертуарлары, сәхнәдә образлары һәм артистлыклары сөендерде.
Фестиваль шатлык һәм бердәмлек бүләк итте", - дип сөйли район этабының жюри рәисе Екатерина Баландина.
"Вокал-соло" номинациясендә - 28 кеше, "Вокаль ансамбльләр" һәм "Хореография" номинация­ләрендә 8 вокаль һәм 6 бию коллективы финалга чыкты, 16 катнашучы үзен "Конферанс"та сынап карады. Екатерина Юрьевна әйтүенчә, ел саен талантлы балаларның арта баруы һәм конкурста районның барлык авыл җирлекләреннән диярлек аларның катнашулары сөендерә.
Җиңүчеләрнең исемнәре әлегә сер итеп сак­лана. Мартта мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концерт булачак, анда яшь йолдызчыклар үзләренең музыкаль һәм бию номерларын күрсәтәчәкләр. "Йолдызлык-Созвездие" эстрада сәнгате фестиваленең төбәк этабында безнең районны кемнәр тәкъдим итәчәге нәкъ шул көнне билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев