Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган ил нәрсәдән башлана

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район мәдәният йортында кадетлар тантаналы төстә ант иттеләр.Бу көнне республикабызның төрле районнарыннан, Казаннан, шулай ук Ульяннан 30 малай һәм кыз ант сүзләрен кабатладылар. Тантана кадет мәктәп-интернаты директоры Геннадий Митрофановның сәламләү сүзе һәм Росс­ия, Татарстан дәүләт флагларын күтәрү белән башланды.

Кадетта яңа гына укый башлаучылар аксельбантлар белән бизәлгән кара мундирлардан һәм саф алдында кадет исемен намус белән йөртергә, тырышып укыр­га, дисциплиналы булырга ант иттеләр. Алар төз адымнар белән килеп, зур горурлык белән баш киемнәрен салдылар һәм байрак алдында тезләнеп, аны үптеләр. Төз гәүдәле малайларның һәм ак бантлы кызларның, честь биреп, кызыл погоннар алуларын карап торулары үзе бер сөенеч булды. "Россия Федерациясенә хезмәт итәм!" - дигән сүзләрне һәркайсы кабатлады.

Утыз җиде малай һәм кыз Туган илгә тугрылыкка тантаналы ант итте.

Чарада бик күп кунаклар - ата-аналар, хәрбиләр, рәсми затлар катнашты.
- Кадетлар хәрәкәте тарихы ерак үткәнгә барып тоташа - 1732 елның 17 декабре аңа нигез салынган көн булып санала. Шуннан бирле 282 ел узган, хәрәкәт төрле үзгәрешләр кичергән. Бүген Россиядә дистәләгән кадет мәктәбе бар. Тәтеш кадет мәктәп-интернаты унбер ел эшли һәм үзенең чыгарылышлары белән горурлана. Ике ел элек мәктәпкә якташыбыз генерал-майор Владимир Хапаев исеме бирелүе һәм аның хөрмәтенә һәйкәл куелуы истәлек­ле вакыйгага әйләнде, - дип искә төшерде кадет хәрәкәте тарихын Геннадий Митрофанов.

- Мәктәп тормышында да үзгәрешләр бара. Быелдан, Федераль закон нигезендә, кадет мәктәп-интернатлары дәүләт карамагына күчә. Бу бөтен эшне тамырдан үзгәртә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Валерий Чершинцев, - хәзер мәктәп дәүләт тәэминатында булачак, элек ул муниципаль берәмлектә иде, - Валерий Сергеевич сүзләренә караганда, бүген аның статусын күтәрү мәсьәләсе тикшерелә - сүз кадет мәктәбен кадет корпусы итеп үзгәртү турында бара. Ә бу горур яңгырый.

"Атом-сак" Федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Флоринский кадетларны тормышларындагы беренче ант белән тәбрикләп, "Рос­атом" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Кириенконың җылы котлауларын җиткерде.

- Без теләгебезгә ирештек, - дип дәвам итте ул, - Тәтеш кадет мәктәп-интернаты Дәүләт корпорациясе шефлык итүче учреждениеләр исемлегенә кертелде. Хәзер сезнең белән безнең алда зур эшләр тора.

Әфган сугышы ветераны Юрий Савин яшь кадетларга ант сүзләренең бөтен көчен аңлауларын теләде.
Бу көн гомерлеккә хәтерләрендә калыр һәм һәркайсының йөрәкләрендә сакланыр, әмма әлеге яшьләр өчен иң мөһиме һәм кирәклесе - алда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев