Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган көнең белән!

"Умарина" ("Алмагач") халык ансамбле үзенең кырык еллыгын юбилей концерты белән билгеләп үтте.

Алмагач - мәңге яшь булу, уңдырышлылык, мәхәббәт һәм матурлык символы. Үзләренең аерым "Умарина"лары 1971 елда Урюм җирендә барлыкка килә. Авыл хатын-кызлары бергә җыелып, киеренке эш көненнән соң ял итү өчен матур җырлар җырлый торган булалар. Аларның көчле тавышлары игътибарны җәлеп итә, соклану хисе уята, йөрәкне кузгата. Шулай итеп "Умарина" ансамбленең башта беренче җанатарлары, аннары беренче тамашачылары, һәм бүләкләре белән беренче җиңүләре дә барлыкка килә. Бәйрәм концерты, аны оештыручыларның теләкләре белән умарина (алмагач) агачы турында сөйләгәндә, тамашачылар "Умарина"ның - шундый биеклекләргә ирешергә ниятләмәгән, кыюсыз гына үсүче ботак­лардан башланган ансамбльнең иҗади юлын күрделәр.

Еллар уза торды, коллектив яңа талантлар белән яңарды, Россия дәрәҗәсендә танылды, бу туган халкын яратканга күрә, район җитәкчеләре, Татарстан һәм Мордовия ярдәме аркасында мөмкин булды.

Юбилей көнендә "Умарина" тәтешлеләргә, мордовия мәдәниятен ихтирам итүчеләргә, ансамбльнең берничә составының иҗа­тын тәкъдим итеп, искиткеч программа бүләк итте. Аянычка каршы, район мәдәният йорты залында, аңа нигез салучылардан һәм әлеге бәйрәмгә сөенеп утыручылардан Валентина Трифонова, Таисия Трифонова, Раиса Гудиновалар гына иде.

Ә сәхнәдә аларның шәкертләре - икенче, өченче составы һәм иң яше - үзләрен халык җырларыннан башка күз алдына китермәүче балалар коллективы барысын да гаҗәпкә калдырдылар, "дәртләндерделәр". Алмагачлар кәләшләр шикелле ап-ак күлмәк кигәннәр, аның тулышып пешкән алмалары сыман, ансамбльдә дә аңа дан китерүче якты йолдызчыклар балкыйлар - Кристина Ишелева, Арина Теплова, Сергей Трифонов, Валентин Трифонов һәм башкалар. Ике сәгатьлек юбилей концерты бер тында узды, чыгышлар ахырында гына зал алкышлауларга күмелде, артистларны чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.

Урюмлыларның шатлыгын уртаклашырга дип милли сәясәт министры Александр Лузгин җитәкчелегендә Мордовия Республикасыннан җитди делегация килде. Ул милли мәдәниятне сак­лап калган һәм үстергән өчен тәтешлеләргә рәхмәт әйтеп, "Умарина"ны Саранскида да беләләр һәм яраталар дип билгеләп үтте. Аның профессиональ җитәкчесе Александра Әбдрәшитова мордовия мәдәниятен саклап, милләтне берләштерү өстендә эшли. Александра Филипповна - Мордовия Республикасының атказанган работнигы исемен йөрткән, Мордовия чигеннән читтә яшәү­че дүрт кешенең берсе. Ул республиканың иң югары бүләгенә - Мордовия Республикасы башлыгы премия­сенә (документлары рәсмиләштерелү стадиясендә) тәкъдим ителгән, дип белдерде министр. Кунаклар тагын бик күп бүләкләр белән сөендерделәр.

"Умарина"ның кече составы (балалар) сәхнәдә яңа костюмнардан чыгыш ясадылар, аларны тегүгә Мордовия 75 мең сум акча бирде. Наталья Понедельникова, Сергей Подгорнов, "Валда-Вайме" эстрада-фольклор төркеме (педкөллият), район хакимия­те, Урюм мәктәбенең балалар ансамбле Рәхмәт хатларына, министрлыкның Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Мордовиянең регионара хәрәкәте рәисе урынбасары Иван Карпов шулай ук Рәхмәтләр һәм китаплар тапшырды. Мордовия мәдәниятенең байлыгын сак­лап калуга керткән өлешләре өчен Мордовиядән килгән җитәкчеләр коллективның I һәм II составында катнашучыларга яулыклар бүләк иттеләр. Бәйрәмдә традицион мәдәният үсеше рес­публика үзәге директоры Гали Габдрахманов, Татарстан Республикасының мәдәни җәмәгатьчелеге вәкиле булды, ул "Умарина"ның "Татарстан Респуб­ликасының алтын фонды" сериясенә кертелгәнлеген билгеләп үтте.

Һәм, әлбәттә, бу көнне урюмлылар район җитәкчеләреннән җылы теләк­ләр кабул иттеләр. "Бүген Тәтеш җирендә мордовия мәдәниятенең бәйрәме", - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Александр Дубровский. - Барыгызга да нык сәламәтлек һәм алмагач кебек матур булуыгызны телим", диде. Ул район җитәкчелеге исеменнән Урюм авыл мәдәният йортына музыкаль җиһазга сертификат һәм "Умарина" өчен сәхнә костюмнарына сертификат тапшырды. - Күпләр гаҗәеп алмагач белән танышыр өчен килгәннәр иде, - дип дәвам итте әкиятче хатын-кыз. - Ул барысын да кабул итте, үзенең җимешләре белән бүлеште. Кешеләр авылларында искиткеч "Умарина" үсүенә шатландылар һәм горурландылар, ә күңелен тыңлый белүчеләр тормышның бөтен тулылыгын, әби-бабаларының телен һәм тавышын тойдылар... Һәм без шатланып яши, ярата һәм җырлый алуыбыз өчен җир анабыз алдында баш иябез.

"Умарина" - чәчәк ат һәм үзеңнең җырларың белән безне сөендер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X