Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган якларын искә алдылар

Яр Чаллыда Тәтеш якташлык җәмгыяте бар.

Якташларның беренче очрашуы аз санлы булса, ә менә район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов һәм медицина-социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы киңәшчесе Александр Дубровский катнашында автошәһәрдә яшәүчеләр - Тәтеш, Алабирде, Зур Әтрәч, Кече Шәмәк, Олы һәм Югары Тархан, Богдашкино һәм районыбызның башка авылларыннан чыккан якташларыбыз икенче очрашуга күпләп килгәннәр иде. Анда төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре - укытучылар, төзүчеләр, шоферлар, табиблар, эшкуарлар - 72 кеше катнашты һәм барсы да очрашып-күрешүләренә, кече ватаннары турында рәхәтләнеп сөйләшүләренә һәм андагы яңалыкларны ишетүләренә ихластан сөенделәр. Узган гасырның 70-90нчы елларында һәм аннан соңрак районнан китүчеләр туган төбәкләре белән элемтәләрен югалтмаганнар, аның бүгенге тормышы белән кызыксынып яшиләр.

Очрашу үзара җылы шартларда, якташларыбызга хас кунакчыллык һәм концерт программасы белән бергә үрелеп барды. Яр Чаллыда якташлык рәисе итеп Кече Шәмәк егете Андрей Горюнов, аның урынбасары итеп Алабирдедән Фәнис Фәйзуллин сайланды.

Якынча мәгълүматлар буенча ак калада 500гә якын якташыбыз яши һәм аларның киләчәктә дә мондый очрашуларда теләп катнашачакларына бернинди шик юк. Чөнки олыгая барган саен һәркем туып-үскән җирен ешрак сагына башлый һәм монда "...матур булса да торган җир, сагындыра туган җир..." - дигән җырны искә төшерү дә җитә.

Р.S: Район башлыгы Валерий Чершинцев бу эшне дәвам иттерергә кирәк, дигән нәтиҗә ясады. Якын-тирә шәһәрләрдә - Казанда, Ульянда, Чабаксарда да якташлыкны оештыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X