4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләрне әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итә.
Халыклар бердәмлеге көне халкыбызның рухи кыйммәтләрен чагылдыра: әби-бабаларыбызның зирәклегенә тиешле хөрмәт, берләшкәнлек, игелеккә омтылу, үзара ярдәмләшү.
Татарстан Республикасы Конституциясенең бәяләп бетергесез әһәмияте - Россия Федерациясе кысаларында дәүләтчелегебезнең гражданнар хокукы һәм ирегенең ышанычлы гаранты, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылык, хакимиятнең барлык бүлекләренең көйле һәм файдалы хезмәте, диелә котлауда.
Әлеге бәйрәмнәр безне барыбызны да - төрле яшьтәге һәм милләттәге, караштагы һәм диндәге Россия гражданнарын - уртак тамырлары һәм уртак киләчәге булган бердәм халык икәнлегебезне искә төшерергә чакыра, дип билгеләп үтә Рәмис Сафиуллов. Бердәмлектә - безнең көч, барлык башлангычларның уңыш дәлиле, дәүләтчелегебезнең ныклыгы һәм илебезнең көч-куәте.
Нет комментариев