Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тырышабыз”, – диделәр төзүчеләр

Агымдагы елда район территориясендә 50дән артык объект төзеләчәк һәм ремонтланачак.

Капитал салулар күләме 130 миллион сум тәшкил итәчәк, юллар төзелешенә чыгымнарны санамыйча. Президент программасы буенча иң эре объектлар: Көньяк микрорайонда ике йорт, "Рябинушка" балалар бакчасында капиталь ремонт, Тоншерма урта мәктәбе һәм мәдәният йорты. Бүгенге көндә эшләр 30 объектта алып барыла, төзелеш эшләре белән 9 подряд оешмасы шөгыльләнә.
Кече Әтрәчтә мәдәният йорты стеналарын өю тәмамланды.
Төзелеш барышын карарга көн саен бирегә балалар йөгереп киләләр, таякка таянган картлар да кызыксынып күзәтәләр, әйтергә кирәк, барсы да, кибеткә баручылар да, ирексездән шул якка борылып карыйлар.
Кечеәтрәчлеләргә 33 ел хезмәт иткән, биредә чирек гасыр эшләүче аның директоры Хәлил Мәгъсүмовның тырышлыгы белән тәрбия күргән клуб, хәзер, әлбәттә, яңа заманча төзелештән нык аерыла. Мәдәният йортын Буаның "Созидатель" ПСК" ҖЧҖ подряд оешмасы сала. Төзелеш тирәсе әйләндереп алынган, капкадагы элмә тактага баштагы мәгълүматлар язылган: төзелеш 2016 елның 15 февралендә башланды, 2016 елның 15 августында тәмамланачак. Бәясе - 5 миллион 323 мең 419 сум 15 тиен.
Авыл мәдәният йорты директоры бөтен эшләрне көн саен фотокамерага төшереп бара, отчет өчен сыйфатка да игътибар итә. Төзелеш территориясендә запаска бер төргәк кирпеч, бетон эшләнмәләре бар.
Бригада тик торырга түгел, ә акча эшләп алырга килгән. Пөхтә, тыныч, ашыкмый гына эшлиләр. "Тырышабыз!" - диләр.
Барсы да күзәтеп торганда начар эшләргә ярамый, авыл халкы үзе дә яңа мәдәният йортының, төзелешкә акча рес­публика бюджетыннан бирелгәндә бигрәк тә, кирәклеген яхшы аңлый. Кечеәтрәчлеләр мондый игътибарга лаеклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев