Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар

"Яңа юл" ҖЧҖ - сөт савып алу буенча районда алдынгыларның берсе.

Соңгы ун ел эчендә бары былтыр гына сөт буенча уңай үсешне дәвам иттерә алмаганнар. Шулай да, артык кимүенә дә юл куймаганнар.

Ә быелгы кышлатуга әзерлек дәрәҗәсе башка елларга караганда шактый югары. Хуҗалыкта ел ярымлык азык запасы әзерләгәннәр. Бу яхшы күрсәткеч, чөнки биредә авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына илле баштан да артык терлек туры килә. Һәм, шунысы да мөһим, хуҗалыкта сөтне арттыруга булышлык итүче азык чөгендере запасы булдырганнар. Баш зоотехник Илшат Гобәев ул беренче кварталга җитәчәк дип саный.

Терлекчелек абзарларын ремонтлауга да акча кызганмаганнар, ике сыер абзарының берсенең түбәсен профнастил белән япканнар.

Башкарылган зур эшләр терлекләрнең продуктлылыгына уңай йогынты ясый. Савым декабрьдә үк арта башлаган. Ә бер сыердан тулаем сөт савып алу елына уртача 4851 килограмм тәшкил иткән. Бу 2010 елгыдан 2 процентка гына түбән.

Бүгенге көндә биредә һәр сыердан уртача 13 килограмм, былтыргыдан 2,2 килограммга күб­рәк, савалар. Сөт сату күләме дә арткан, аңардан кергән көнлек табыш 27-28 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, биредә сыер савучыларның дус коллективының да өлеше зур, аларның уртача яше - 40 тирәсе.

Узган ел йомгаклары буенча Зөһрә Сафиуллина һәм Лиза Гаязовалар алда баралар, алар бишәр мең­ле чиккә якынлашканнар. Калганнары һәр сыердан дүрт мең килограммнан күбрәк сөт сауганнар. Шаһидә Әхмәтшина, Әлфирә Миңнегазиева, Гөлнара Хәсәнова, Илсөя Әхмәдуллина, Гүзәлия Хикмәтова, Гөлфирә Нотфуллиналар шундыйлардан. Алмаш сыер савучы Альбина Әминова да берничә ай эчендә коллективның үз кешесенә әйләнгән.

Фермада хезмәт җиңелләрдән түгел. Чөнки биредә сыерларны өч тапкыр саву технологиясе кулланыла, шунлыктан алар күп вакытларын фермада үткәрәләр. Малларны, әйтергә кирәк, туйганчы ашаталар. Буаз сыерларны пешерелгән арпа белән сыйлыйлар, ә яңа бозау­лаган һәм күп сөт бирә торганнарына салатландырылган концентратлар бирәләр. Барсы да тырышып эшлиләр, шуңа нәтиҗәсе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев