Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уха өчен чират

Балыкчылар авылында, ул шимбә көнне Тәтешнең үзәк паркында урнашкан иде, меңнән артык кеше булды.


Хәтта иң ваемсызлар һәм ялкаулар да парк яныннан үткәндә туктамыйча, биредә нәрсә барганлыгы хакында кызыксынмыйча, үтеп китә алмадылар. Ә меңләгән тәтешле һәм кунаклар кәефләрен күтәрергә, мондый масштаб­ларда узучы бәйрәмне карарга, матур җырлар тыңларга, вәгъдә ителгән уха ашарга дип килделәр.

Ә балыкчылар авылында дөрестән дә һәр кешегә шат иделәр. Казаннарда, чиләкләрдә йөзләгән кунаклар өчен чын уха пешә, ысланган балык әзерләнә, ятмәгә "чорналган" кипкән балыкны да балыкчылар кунаклары сувенир сыйфатында алдылар. Тәтештә Балыкчылар көнен гөрләтеп бәйрәм иттеләр.
Барлык уку йортлары иң яхшы балык өстәле конкурсында катнаштылар, алар балыктан пешерелгән төрледән-төрле ризык­лар белән шаккаттырдылар. Тәтештәге 1нче урта мәктәп җиңүче булды, әмма барлык катнашучыларга да төрле номинация­ләрдә бүләкләр бирелде. Ризыкларны үзенчәлекле тәкъдим итүдә 2нче урта мәктәпне билгеләп үттеләр, авыл хуҗалыгы техникумы иң яхшы гарнир өчен Диплом алды, "Рандеву" кафесы тамашачылар күңелен яулаган өчен приз алды, педагогия көллияте һәм татар мәктәбе активлыклары өчен бәяләнделәр.
Һәм әлбәттә, бәйрәмгә җыелучыларның барсы да иртәнге балык тотуның нәтиҗәләрен көттеләр. Биредә жюри юмарт булды. Билгеләнеп үтелүчеләрнең саны шактый иде: беренче балык тотучы - Александра Петрунина, актык балык тотучы (әмма буада соңгысы түгел) - Наталья Шлячкова. Иң зур балыкны (593 грамм) Евдоким Макаров каптырды. Биш яшьлек Адель Нигъмәтуллин иң яшь балыкчы булды, ә ветеран - Геннадий Митрофанов. Балык тотуда барлыгы йөздән артык кеше катнашты, аларга нигездә табан балыгы эләкте.
Бәйрәмнең әләмен конкурсның җиңүчесе, төп бүләккә - өреп кабартылган көймәгә ия булган, Павел Медведев күтәрде, ул 1 килограмм 314 граммлы балык тоткан.

Район башлыгы Валерий Чершинцев бәйрәмдә катнашучыларны чын күңелдән Балыкчылар көне белән котлады, бу балыкчылар бәйрәме генә түгел, ә барлык балык тотарга яратучыларныкы, балыкчылыкны күзәтү хезмәткәрләренеке дә диде ул, һәм бу бәйрәм традиция­гә керәчәген билгеләп үтте. Валерий Сергеевич барсына да уңышлар һәм күтәренке кәеф теләде.

Михаил Тенилин, Вячеслав Трофимов һәм башка танылгын Тәтеш балыкчыларының исемнәре - РСФСРның атказанган балыкчылык хуҗалыгы хезмәткәре Александр Матаев чыгышында атап үтелде. Районда балыкчылык тармагы үсешенә һәм аны камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен әлеге көнне "Понедельников" шәхси эшкуарның звено бригадиры Сергей Козлов, "Подгорнов" шәхси эшкуар балыкчылары, Иван Фролов һәм Дамир Фәйзуллин Тәтеш муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләк­ләнделәр. Балык заводы ветераннары Галина Храмова һәм Елена Добрынина, "Понедельников" шәхси эшкуар звено бригадиры Андрей Демагин район башлыгы Рәхмәтенә лаек булдылар. Әмма һәр бәйрәм, барыннан да элек, үзенең ямьлелеге, матур бизәлеше белән хәтердә кала. Моны мәдәният хезмәткәрләре армиясе тәэмин итте. Идел турындагы күренештә, Тәтеш заставасын сәхнәләштерүдә, Адам Олеарий сәяхәтендә, балыкчылар авылында, шулай ук бию композицияләрендә, бәйрәм кунакларын, мәдәният, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей, авыл ансамбльләре хезмәткәрләрен таныдылар. Җирлек башлык­ларын да кушып, алар Нептун Указын үтәделәр: күңелле бәйрәм оештыру, якташларын сый-нигъмәтләр белән сыйлау.

Бу көнне балалар турында да онытмадылар. Алар рәхәтләнеп күңел ачтылар - балаларга өстәмә белем бирү үзәге әзерләгән ("балык тоту"дан алып фотосалонга кадәр) батутта сикерделәр, төрле аттракционнарда катнаштылар, тәмле мамык ашадылар. Барлык конкурслар, шулай ук күргәзмә экспонатлары бәйрәм тематикасы белән бәйләнгән иде. Ун яшьлек Екатерина Глотованың газета һәм журналлардан ясалган җәен балыгы барсын да гаҗәпкә калдырды, камырдан һәм акварельдән ясалган балыкларда искиткеч иде. Сәхнә осталары тәтешлеләрне кичке караңгыга кадәр сок­ландырдылар һәм гаҗәп­ләндерделәр. Аларның җырларын Тәтешнең ярты халкы ишетте. Кемдә-кем балык мәҗлесендә булмаган - аларга бары тик үкенергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день рыбака