Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул сугышта булган

Якташыбыз, Пролей-Каша егете Василий Моськов Әфган сугышы юлларын узган.

1979 елның октябрендә аны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Хәрби эшелон белән Ташкент янындагы Чирчикка җитәләр. Ике атналык яшь сугышчы курсыннан соң, Төркстан хәрби округының Кушка шәһәрендәге мотоукчы­лар частенең 8нче ротасына снайпер итеп җибәрәләр.
Әфганстанга озатыр алдыннан дус республикага ярдәм итәргә ризамы дип сорыйлар, беркем дә баш тартмый.

Һәм менә 28 декабрьдә СССРның көньяк чиген үтеп чыгалар. Аларның гарнизоны Шиндан янындагы "Үлем үзәне"ндә туктала. Атышларны күр­мәгән командирлар солдатлар белән бергә сугыш фәнен өйрәнәләр. "Сугышчан дуслар ту­ганыңнан да якын булды", - ди Василий Пет­рович.
Тракторчы тәҗрибәсе һәм техниканы белүе аңа бик тә ярап куйган. Ул җимерелгән сугышчан машинаны җыеп, сафка бас­тырган. Егетнең куллары алтын булуын күргән командир, әлеге машинаны өйрәнергә тәкъдим итә. Шулай итеп, снайпер механик-йөртүче булып китә.
Сугышлар барган вакытта Анарджар тарлавык­ларының берсендә ко­мандование белән элемтә өзелә. Үзенең машинасында ул тарлавыкка мөмкин кадәр якынрак килергә һәм рота, штаб белән элемтәне җайга салырга тиеш була. Сугышчан бурычны уңышлы башкара һәм шәхсән дивизия командиры полковник Громов тарафыннан билгеләп үтелә. Ике ел хезмәт итү вакытында андый хәлләр күп була.
Өйләнгәч Тәтешкә күчеп килә, механика заводына токарь булып эшкә урнаша. Уңайлыклары булган торак алу гаилә өчен зур шатлык була. Инде менә 21 елдан бирле Василий Петрович шунда хезмәт куя. Завод директоры Николай Умылин әйтүенчә, Василий квалификацияле белгеч, тәҗрибәле эшчеләрнең берсе, үз эшенең чын остасы.

Хатыны белән ике егет үстергәннәр. Николай - полициядә хезмәт итә, ә Константин армиядән кайткач, әтисе кебек, заводка токарь булып урнашкан.

Якыннары һәм туганнары чын төркмән пылавы белән сыйланырга яраталар, гаилә башлыгы аны әзерләргә армиядә вакытта өйрәнгән.
"Хезмәттәшләрем белән сирәк очрашабыз, ә Интернет аша даими аралашабыз. Ул чактагы лейтенантларның күбесе хәзер инде полковник­лар, ә минем хәтеремдә алар барсы да моннан өч дистә ел элек булгандагыча, - дип сөйли Василий Пет­рович. - Әфганстан минем хәтеремдә гомергә уелып калды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев