Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракка старт бирелде

Районда комбайннар паркының уракка әзерлеге 86 процент тәшкил итә, бу кыр кораблары парадында ачыкланды.

Ул "Новая заря", "Содружество", "Авангард" һәм "Татарстан" хуҗалыклары базасында узды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженерлык-техникасы белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия комбайнчыларның агропаспортлары, аптечкалары, янгын сүндерү средстволары булуын, шулай ук комбайннарның герметизациясен тикшерде һәм аларның әзерлеген 100 баллы система буенча бәяләде. 95 балл җыйган "Содружество" ҖЧҖга беренче урын бирелде, икенче урынга чыккан "Татарстан" агрофирмасы бер баллга гына калышты.

Һәр төбәктә конкурс нәтиҗәләрен тикшергәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков комбайнчыларга, хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә уракның сыйфатына зур игътибар бирү кирәклеген искәртте. Һәр гектардан 1 центнер бөртек югалганда районга 17 миллион сумлык зыян киләчәк, урып-җыюны һич тә сентябрьгә калдырырга ярамый - ул очракта югалтулар 6-7шәр центнерга җитәчәк. Шулай ук хезмәтне саклау һәм имин эшләүнең барлык таләпләрен тайпылышсыз үтәү мәҗбүри.

Наил Гобәйдуллин ел саен респуб­ликада һәр комбайнга нагрузканың 60-70 гектарга артуын һәм быел аның 363 гектар тәшкил итүен, ә Тәтеш районы буенча тагын да югарырак - 515 гектар булуын билгеләп үтте.

Игеннәрне иң кыска срокларда, августта, җыеп алу максатында комбайннарны тәүлек әйләнәсе эшләтү өчен аларга тигез дәрәҗә­дәге ике комбайнчы билгеләргә, кырда техник хезмәт күрсәтүне һәм транспорт белән өзлексез тәэмин итүне оештырыга кирәк. Комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп ул болай диде: "Комбайн - кырда үзенә күрә бер кечкенә завод. Аның белән ничек җитәкчелек итсәгез, нәтиҗәсе шундый булачак. Хәерле сәгатьтә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined