Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урлаганда тотылганнар

Узган атнада районда 10 җинаять кылынган.

Шулардан 8 угрылык очрагының 5сен хокук саклау органнары инде ачканнар. Бер сүз белән әйткәндә, каракка барсы да әйбер. Юлларында очраган бөтен нәрсәне эләктерәләр: телевизор, чәчәк үсентеләре, машина магнитоласы, такталар, акчалар, трактор тәгәрмәчләре, ит кыздыру миче... Районда яшәүче берәү телефон аша алдаучылар кармагына эләгә, ул электрон сигаретка сыеклык сатып алу өчен аларга 2 мең акча күчерә. Шулай итеп акчасыз да, тәмәкесез дә кала.
ЮХИДИ рейдлары барышында исерек хәлдә машинага утырган ике шофер административ җаваплылыкка тартыла. Хокук бозучылар исемлегендә җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм тишсез урында алкоголь эчүче гражданнар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев