Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр яктан ышанычлы

Тәтеш район электр челтәрләре монтеры Владимир Сомов - 15 еллык стажы булган оста.

Энергетикада очраклы кешеләр булмавына ышанам. Тормыш өчен хәвефле һөнәрне җавапсыз, дисциплинасыз кеше башкара алмый. Алар сәламәт, түзем булырга да тиеш, чөнки энергетикларның объектлары - кырлардагы электр тапшыру линияләре, ә алар, кагыйдә буларак, табигать көйсезлекләре вакытында, бик күп мәшәкатьләр китереп тудыралар. Әмма әлеге һөнәр ияләре, вездеходка утырып, кешеләрне яктылык һәм җылылык белән тәэ­мин итәргә дип авария булган урынга ашыгалар. Владимир Михайлович линияләрдә килеп чыккан җитешсезлек­ләрне башкаларга караганда күб­рәк белә, чөнки ул оператив-күчмә бригада әгъзасы. Аның бригадасы - бердәм, ышанычлы осталар командасы. Моның өчен, кайчандыр алган белем генә аз, аны туктаусыз тулыландырырга кирәк. Алар техник өйрәнүләр һәм аварияләргә каршы күнегүләр вакытында осталыкларын даими чарлыйлар. Владимир - бишенче разрядлы электромонтер, "Һөнәре буенча иң яхшы" исеме өчен "Сетевая компания" ААҖда үткәрелә торган команда ярышларында күп тапкырлар катнашкан. Аңа җаваплылык, тәвәккәллек, үҗәтлек кебек сыйфатлар хас. Коллективта абруе зур, аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә һәм проблемаларың белән ур­таклашырга була. Чөнки ул ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Өйдә татулык булганда гына тынычлап эшләргә мөмкин. Хатыны һәм ике баласы - аның ышанычлы тылы. Былтыр өй туе уздырган. Аз сүзле, әмма районда электр белән тәэмин итү системасын камилләштерүгә керткән шәхси өлеше турында аның эшләре һәм гамәлләре тулырак сөйлиләр. Энергетиклар "эшләдек һәм оныттык" дияргә яраталар, ә бу "сыйфатлы эшләдек, проблемалар булмаячак" дигән сүз. Владимир сайлаган һөнәренең авырлыгына зарланмый, хезмәтен ярата һәм аның ярдәме таләп ителгән шалтыратулардан һәм тиз арада җыенып шунда чыгып китүләрдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined