Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Врясовлар династиясе

"Яхшы укытучы булыр өчен, укыткан фәнеңне һәм белем биргән укучыларыңны яратырга кирәк", - дип санаган тарихчы Василий Ключевский.

Авылларга барганда без язма героебызның кайсы урамда һәм ничәнче йортта яшәгәнлеген ачыклап тормыйбыз, чөнки каршы очраган һәркем моны әйтеп бирә. Бу юлы да шулай булды. Килдешкә килгәч, үтеп баручы бер хатын-кыз­дан Врясов­ларны ничек табарга дип сорадык. "Ә сезгә кайсылары?" - диде ул. Мондый фамилияле укытучылар гаиләсе авылда икәү булып чыкты.
Пөхтә йорт, әйтерсең лә төсле журнал битеннән күчерелгән - болытлар эченнән ара-тирә сирпелгән кояш нурларында ул безгә нәкъ тә шулай күренде. Биредә Анатолий Сергеевич һәм Любовь Николаевна яши. Әлбәттә инде, безнең бөтен гаиләне бергә җыясы килгән иде, әмма урта буынның - хезмәт көне, ә кечеләр - мәктәптә. Өстәвенә, ике уллары туган нигездән еракта яшиләр: Тольяттида һәм Санкт-Петербургта.
Династияне башлап җибәрүче дип Татьяна Васильевнаны атарга була, ул педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Бөек Ватан сугышы башланганчы, бер ел алда Килдешкә килә. Башта башлангыч сыйныфларны укыта, аннары авыл балаларына математика фәненең серләрен төшендерә. Кечкенәдән балаларга хезмәт итүне күреп үскәнлектән, улы Анатолий да әлеге һөнәрне сайлый.
- Ирегез белән кайда таныштыгыз?
- Мин аның укучысы идем. Ләкин урта һөнәри белем алганнан соң һәм авыл мәктәбенә эшкә кайткач кына очраша башладык. Өч айдан өйләнештек, - дип җаваплый Любовь Николаевна.
Шулай итеп мактаулы һөнәр динас­тиясе тагын бер вәкилгә тулылана. Врясовлар озак еллар бер уку йортында хезмәт куялар, шуның егермегә якынын - мәктәп директоры, хатыны - аның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Әгәр аларның гомуми педагогия стажларын кушсаң, 79 ел килеп чыга.
Укытучы өчен иң олы бүләк - алар сукмагыннан киткән укучылар. "1985 елгы чыгарышыларның егерме икесе педагогия югары уку йортларына керде. Ул вакытта авылда укытучылар юк иде. Укып бетергәч, күпләре Килдешкә кайтты. Кадрлар белән булган проблема менә шулай хәл ителде", - дип искә төшерә Анатолий Сергеевич.
Ике уллары әти-әниләре эзеннән киткән: Сергей Тольятти дәүләт университеты студентларын укыта, Юрий - Килдеш урта мәктәбендә математика һәм информатиканы. Тормыш итәргә дә кибетче яки шәфкать туташы алмаганнар, ә нәкъ тә менә педагогларны. Наталья һәм Юрий бер уку йортында эшлиләр.
Укытучылар белән аралашканда гадәттә болай дип сорыйм: "Элекке укучыларны хәзергеләре белән чагыштырганда аерыламы?". "Балалар һәрвакытта да бер төрле, иң мөһиме - аларны яратырга кирәк. Безнең белгечлектә башкача була да алмый. Дөрес, педагог таләпчән булырга бурычлы. Моңардан башка тәртип булмаячак", - дип җавап бирде Любовь Николаевна.
Врясовларның кече буыны нинди юнәлеш сайлавы әлегә билгесез, әмма бу гаиләнең тарихын белгәч, шуны күзалларга була, һич югы аларның берсе булса да педагоглыкны үз итәчәк.
Борынгы Русиядә укытучыларны осталар дип атап йөрткәннәр, моның белән остазның шәхесенә хөрмәт белдерелгән. Ул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде, әмма бер принцип какшамас булып кала - кеше нинди генә һөнәр сайламасын, ул аңарда зур оста булырга бурычлы. Аеруча да, эш балаларны тәрбияләүгә кагылса. Һәм Врясов­ларның ул бик тә яхшы килеп чыга. Аларның меңләгән чыгарылышы - моның шаһиты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев